Accessibility links

Кайнар хәбәр

Freedom House: матбугат иреге кысыла


2007 елда дөньяда матбугат иреклеген чикләү дәвам иткән. Матбугат иреге иң нык кысылган илләр арасында элекке совет илләре дә бар.


Freedom House оешмасының сишәмбедә игълан ителгән еллык хисабы 195 илдә үткәрелгән тикшеренүләргә нигезләнгән. Матбугат иреклеге торышына карап алар 3 зур төркемгә бүленгән – ирекле, өлешчә ирекле һәм ирексез. Ирекле илләр саны 72, өлешче иреклеләр – 59, ирексезләре - 64. Узган һәм аннан алдагы еллар белән чагыштырганда, бу – артка чигенү.

Кристофер Уолкер, Freedom House
"Елекке совет илләренә килгәндә, бу аяныч тәрәккыять бигрәк тә күзгә ташлана, – ди Freedom House җитәкчеләренең берсе Кристофер Уолкер. – Балтик илләреннән кала 12 илнең 10-ы ирексез дип табылган. Грузия белән Украина өлешчә ирекле. 12 илнең 10-ы узган елда тискәре үзгәрешләр кичергән."

Канунчылык, сәяси һәм икътисади шартларны искә алып һәр илгә 0-дан алып 100-гә кадәр балл бирелгән. 100 – иң начар күрсәткеч. Бер ел элек Русиянең 67 балл булса, хәзер 78 булган, ягъни начарайган дигән сүз.

"Русиядә матбугат иреклеге узган еллар белән чагыштырганда тискәре якка бара. Бу медиа тармагында бәйсезлекнең тамырын корыту тырышлыгында ачык чагыла, – ди Уолкер. – Матбугат иреклегенең сәяси, кануни һәм икътисади үлчәмнәрен алсаң, Русиядә һәр яклап чигенү бара."

Русиядә һәр яклап чигенү бара

Хисапның Русиягә караган өлешендә матбугат иреклеге кысылуга аерым мисаллар китерелгән.

Хисапта әйтелгәнчә, конституциядә сүз һәм матбугат иреклеге тәкрарланса да, чынбарлыкта сәясиләшкән һәм коррупцияләшкән мәхкәмә ярдәмендә журналистларны эзәрлекләү бара.

Узган ел оппозициядәге Башка Русия хәрәкәте эшчәнлеген яктырткан журналистлар өстеннән дистәләгән мәхкәмә эше ачылган.

Новая Газетаның Самара һәм Түбән Новгород бүлекләрендә тентүләр үткәрелгән.

Ехо Москвы радиосы "экстрмизм" тараткан өчен прокуратурадан дистәләгән кисәтү алган.

Югары рәсмиләрнең акча юулары турында язган Молдова журналисты Наталья Морарь илгә кертелмәгән.

Русия иң куркыныч урыннарның берсе

Хисапта әйтелгәнчә, Русия журналистлар өчен иң куркыныч урыннарның берсе булып кала. 2007 елда рәсмиләр ике журналистның сәер үлемен "кул салу" дип бәяләгән.

Иран һәм Сүриягә корал сатуны тикшергән Коммерсант хәбәрчесе Иван Сафронов үз фатирының тәрәзәсеннән егылып төшкән, диелде.

Себердәге бәйсез Яңа телевидение операторы Вячеслав Иванов, хәрбиләрдән алган янаулар һәм тәнендәге яраларга карамастан, күмер газы белән агуланып үлгән диелде.

Ни аяныч, бу җинаятләрнең күбесе ачылмый кала, ди Freedom House. Новая Газета журналисты Игор Домниковның 2000 елда 5 кешедән торган Казан төркеме тарафыннан үтерелгән дип табылуы сирәк чыгарма булып тора.

Бар мәгълүмат чаралары Кремль карамагында

Илнең барлык әһәмиятле мәгълүмат чаралары Кремль карамагында. Беренче канал, Россия, НТВ телевидениесе, Итар-Тасс, РИА-Новости агентлыклары, Радио России, Маяк радиолары, инглиз телле Russia Today каналы. Моннан тыш тагын меңләгән җирле радио, телевидение, гәзит-журналлар Кремль пропагандасы белән мәшгуль.

Сирәк-мирәк калган бәйсез чыганаклар да Кремльгә якын торган финанс төркемнәр тарафыннан сатып алынып бара.

Интернет бердән-бер бәйсез мәглүмат чыганагына әйләнеп бара. Ләкин хәзер анда да рәсмиләр чикләүләр кертү турында уйлана, диелгән Freedom House хисабында.

XS
SM
MD
LG