Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:05

Дөнья азык-төлек бәяләрен авызлыкларга тырыша


Бәя арту шаукымы дөгегә дә барып җитте

Бәя арту шаукымы дөгегә дә барып җитте

Соңгы араларда бәяләр мөһим чималларга гына түгел, азык-төлеккә дә котырып үсә башлады. Соңгы бер ел эчендә алар якынча 60 процентка арткан. Бу инде дөньяның кайбер илләрендә төрле чуалышларга да китерде.


Азык-төлек белән вазгыятьнең кулдан ычкынуы чыннан да андый чуалышларның аерым урыннарда гына түгел, ә бар дөнья күләмендә чыгуына китерә ала. Шуңа да азык-төлек кризисы хәзер Берләшкән Милләтләр һәм хәтта Дөнья Банкының игътибар үзәгенә менде.

Берләшкән Милләтләрнең генераль секретаре Бан Гимун Швейцария башкаласы Бернда үзе җитәкләгән оешманың 20-ләп идарәсе башлыкларын җыеп, анда махсус бер төркем кору карарын кабул итте. Аны да Бан үзе җитәклиячәк һәм төркемгә шулай ук Дөнья Банкы һәм Халыкара Валюта Фонды башлыклары да керәчәк.

Генераль секретарь сүзләренә караганда, шушы эшче төркемнең тәүге һәм төп максаты булып үзләренә җитәрлек азыкны сатып ала алмган кешеләрне ничек итеп тукландыруны оештыру торачак.

Бан Гимун дөньядагы бай донор илләрне азык-төлек ярдәме өчен өстәмә 755 миллион доллар бүлеп бирергә чакырды. Шул максатка дигән акча бәяләрнең соңгы араларда кискен артуы сәбәпле инде җитми башлаган иде.

БМО генераль секретаре Бан Гимун
"Шушы гадәттән тыш ихтияҗны каплауга тулысынча акча тупламый торып без ачлыкның, зәгыйфь туклануның, социаль чуалышларның янә киңкүләм таралуына килә алабыз", дип кисәтә Берләшкән Милләтләрнең баш секретаре Бан Гимун.

Азык-төлек, һәм беренче чиратта ашлык һәм дөгегә бәяләрнең кинәт үсүенә, ягулык чималының бик тә кыйммәтләнүе, бар дөнья буйлап таләпнең артуы, ашлыкны туклану өчен генә түгел, ә биоягулык эшләп чыгаруга җибәрә башлау тора дип фаразлана.

Берләшкән Милләтләр оешмасы хәзер дөньяның иң фәкыйрь илләрендәге игенчеләрне орлык белән тәэмин итү өчен 1 миллиард 700 миллион долларлык план әзерли. Моңардан тыш, Дөнья Банкы Африкада авыл хуҗалыгын үстерүгә бирергә җыенган кредитларын икеләтә арттырып, санны 800 миллион долларга җиткерергә җыена.

Ачлык белән көрәш андый акчалата ярдәмгә генә әйләнеп калмый. Хәзерге кризис авыл хуҗалыгын үстерү, аны файдалы итү өчен зур бер этәргеч булырга тиеш дигән таләпләр дә яңгырый. Дөнья Сәүдә оешмасы башлыгы Паскаль Лами сүзләренә караганда, дөнья илләре сәүдә чикләүләрен бетереп, ирекле сәүдәгә таба барырга, ә бай илләр үзләрендәге авыл хуҗалыгына субсидияләр белән булышуны туктатырга тиеш.

Азык-төлек бәяләренең артуыннан һәм моның кытлыкка китерүеннән шүрләп кайбер илләр үзләреннән азык малын чыгаруны тыя башлаган иде. Бу да бәяләрнең тагын да артуына китерде. Халыкара оешма вәкилләре андый чикләүләрне кичекмәстән бетерүгә өнди.

Мисал өчен, Украина шушы көннәрдә үзеннән ашлык чыгаруны янә яңартты, һәм бу бәяләрнең азрак төшүенә дә китерде.

Берүк вакытта дөге бәяләре дә бераз төшә башлады, моңа яңа уңыш чорының якынлашуы һәм аның быел шактый мул булачагы турындагы фаразлар ярдәм итте.

XS
SM
MD
LG