Accessibility links

Самарда Тукай көне зур бәйрәмгә әйләнде


“Татар балалары җырлый” тамашасыннан күренеш
“Татар балалары җырлый” тамашасыннан күренеш

"Туган тел" җәмгыяте һәм Самар шәһәренең милли-мәдәни мөхтәрияте Тукайның туган көненә багышлап "Татар балалары җырлый" исемле әдәби-музыкаль тамаша оештырды.

Фестиваль алдыннан Хәйдәр Бигичев башкаруындагы “Тәфтиләү” тамашачыларны җыр сәнгатенә якынайты. Фестивальне Наилә Сабирҗанова мондый сүзләр белән ачып җибәрде:

“Бүген бәйрәм! Бүген мәшһүр Тукаебызның туган көне. 122 ел элек татар халкына Ходай бөек шәхесне бүләк итте. Һәр татар баласы дөньяга “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләре белән аяк басса, шикләнмичә әйтергә була, бу балалар безнең олуг хәзинәбезнең башыдыр. Һәр татар гаиләсенең китап шүрлегендә Габдулла Тукай әсәрләре булса, милләтнең киләчәге бар дигән сүз. Тукаебызның “Туган тел” исемле шигыре көйгә салынды һәм ул бүген милләтнең бер изге догасы итеп кабул ителә”.

Татар балалары фестивалендә дүрт мәктәп катнашты. Похвистнево районыннан Яңа Мансур, Камышлы районыннан Камышлы, Усман авылы мәктәпләре һәм Самарның “Яктылык” мәктәбе. Һәр мәктәп үзенчәлекле программа алып килгән иде.

Яңа Мансур балаларында бию күп булды, истә калырлык дуэтлар да бар иде. Шулай да, егерме бала арасында Ләйсән Минегулова белән Рөстәм Рәхимовлар башкаруындагы җырларга халык күбрәк кул чапты.
Ә менә Яңа Усман укучылары җыр-бию дә, “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленнән бер өзек тә уйнап күрсәттеләр. 1500 кеше яшәгән Усманда 180 бала белем ала. Квартет башкаруында Болгар, Биләр темасын яктырткан җыр тирән хисләр уятты. Концерт программасын алып баручылар Лилия Әхмәдиева белән Юлия Зиятова үзләренең матур сөйләүләре белән истә калдылар.

Камышлы урта мәктәбендә 533 бала укый. Алар тематик программа әзерләгәннәр иде. “Әбиемнең күңел сандыгы” исеме белән барган тамаша халкыбызның гореф-гадәтләрен залдагыларга җиткезде.

Самардагы “Яктылык” мәктәбендә 266 бала белем ала. Тәрбия эшләре тулысынча татар телендә алып барыла. Төрле милләт киемнәрендәге укучылар Самар өлкәсендәге Благодарновка авылы халкының рухи тормышын тасвирладылар. Благодарновканы татарлар Хөсәен авылы дип йөртәләр. “Яктылык” мәктәбендә хормейстер, балетмейстер эшләве күзгә ташланып тора. Балалар зур сәхнәгә өйрәнгәннәр, үзләрен иркен тоталар, телне яхшы үзләштергәннәр.

Быел “Туган тел” җәмгыятенә 20 ел тулды, ә балалар фестивале уникенче мәртәбә узды. Балалар фестиваленә беренче мәртәбә Казаннан Илсөя Бәдретдинова төркемен дә чакырганнар иде. Балалар чыгышы һөнәрмәнд җырчыларга күчте һәм чын мәгънәсендә, гомум татар сәнгате бәйрәме биеклегенә күтәрелеп, Тукаебызның туган көненә лаеклы бүләк булды. Зал басып “Туган тел” җырын башкарды.
XS
SM
MD
LG