Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тольяттида “Язлар моңы” татар җыры фестивале узды


Тольятти шәһәренең филармония залында биш сәгать буена татар җыры яңгырап торды, татар биюләре күрсәтелде, сәхнәдә татар киемнәре хөкем сөрде.

Гармун, баян, аккордеон татар халык көйләрен сиптерделәр, скрипка борынгы көйләребез дәръясына алып керде. Сәхнәдә йөзгә якын үзешчәннәр бердәм зур коллектив булып, татарның барлыгын, берлеген, тамырларыннан аерылмаганлыгын расладылар. 7 яшьтән алып 75 яшькә кадәр ирләр һәм хатыннар, тездән түбән буйлы бәләкәч малайлар өздереп-өздереп татарча җырладылар. 11 баладан торган “Кояшкай” фольклор ансамблендә 7 малай булуы үзе үк мактауга лаек күренеш.

Тольятти шәһәрендә җыелма халык яши, шәһәр ике зур бистәдән тора, ә аралары ерак. Шуңа да татарны бер залга җыю үзе үк бер зур проблема. Тольятти татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе җитәкчесе Җәмил Вәлиуллинга таш, тимер-томыр арасында туган телебезне, мәдәниятыбызны сакларга күп көч куярга туры килә.

Җыр тантанасын ачып җибәргәндә төрле даирәдәге кешеләр, төрле фикерләр әйттеләр. Ә менә шәһәрнең мәдәният идарәсе җитәкчесе Владимир Колосов, чын мәгънәсендә мәдәният җитәкчесе икәнлеген раслады, мәгънәле сүзләр дә әйтте, кулына гармун алып татар көен дә уйнап күрсәтте. Чуаш милли-мәдәни үзәгеннән Владимир Левяков та бик оста татар көйләренә тезмә уйнады һәм барлык дуслары да татарлар икәнен мактап сөйләде, татар көйләренә мөкиббән икәнлеген халыкка җиткезде.

Биш сәгать дәвам иткән җыр-бию тамашасында сәхнәдән 51 номер күрсәтелде. Тольятти тирәсендә бердәнбер татар авылы – ул Сускан. Менә шул авылда да татар сандугачлары үсеп килә. Гүзәл белән Юлия парлап җырлап истә калсалар, ике малай үстерүче утыз яшьлек Галия Әбязова “Зәңгәр кыңгыраулар”ны башкарып, үзенең тирән моңга ия икәнлеген раслады.

Сәхнәдә гаиләләре белән чыгыш ясаучылар булу да татар җырының Тольятти төбәгендә тамыр алуын раслый. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Миләүшә ханым Хафизова татар гаиләсенә кагылган чыгышында милләтпәрвалыкка тукталып, гаиләдә ирләрнең роленә басым ясады һәм: “Пар канат кына күккә күтәрә,”- дип чыгышын тәмамлады.

Сәхнә капма-каршылыкны, төрлелекне, контрастлыкны ярата. Тальян, баян, аккордеон тавышлары арасында Альбина Романованың скрипкада уйнавы күңелләрдә яшел хәтфә иреклеген уятты, Динар Гарипов XXI гасырды да борынгы татар урамында төннәрен егетләр җырлавын хәтерләтте. Роза Заһидуллинаның баянда татар көйләрен башкарганда клавишлар, төймәләр өстендәге бармак хәрәкәтләренә сокланасың да, күзләрендәге нурлар моңнан дәрт вә көч алалар сыман тоела.

Һәр сәхнә чарасының йөрәге була. Шул йөрәк – ул баянда, аккордеонда уйнаучы Марат Рәсүлев. Марат әфәнде – ир уртасы, һәр буыннан, сеңереннән ташкындай көч бәреп тора. Останың остасы! Чын яшь татар зыялысы.

Тольяттида узган “Язлар моңы” фестивале турында Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Гөлназ Шәйхи фикере:
“Тольяттида зур чаралар үткәрә беләләр, мөхтәрият рәисе Җәмил Вәлиуллин үз тирәсенә сәләтле кешеләрне туплый белә. Иганәчеләрне таба белә. Без Самар төбәге өчен борчылмыйбыз. Биредә чын татарпәрварлар!”
XS
SM
MD
LG