Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:48

Чәршәмбе көнне мөстәкыйль “Безнең гәҗит” атналык басмасының чираттагы саны дөнья күрде.

Газетаның беренче “Илдә ниләр бар” битендә басылган язмалар гадәттәгечә бу сандагы иң кайнар темаларны чагылдыра. “Ул нинди бәйрәм?” дигән мәкаләдә автор Илфат Файзрахманов Туган тел бәйрәме көнендә узган “Мин татарча сөйләшәм” акциясеннән алган тәэсирләре белән уртаклаша. “Татарстан башкаласында яшибез, ә сүз башлаганда, кайда татарча эндәшәбез?! Гадәттә русча башлыйбыз бит сөйләшүне. Татарлыгыбызны белгәч кенә, үз телебезгә күчәргә мөмкинбез. Әле анда да “мөмкинбез” генә, еш кына күчмибез дә. Шуңа күрә телибезме, теләмибезме үзебезчә сөйләшик инде, зинһар дип, әнә шундый акцияләр оештырып, үгетләп йөрергә мәҗбүрбез”, дип нәтиҗә ясый автор.

“Безнең гәҗиттә Азатлык” битендә радиобыз дулкыннарында яңгыраган язмалар урын алган. Әйтик, Ландыш Харрасованың “Казанда яшәү шәпме?”, Амил Нурның “Бәйрәмне урыслар да көтеп тора”, Гадел Галәметдиннең “Казанлылар Амурдан куыла”, “35 миллион ришвәт өчен 8 ел төрмә”, “Азатлык радиосы сәхифәсенә һөҗүм булды” дигән башисемдә мәкаләләр урын алган.
Әйтергә кирәк, бу санда укучылардан килгән хатларга күп урын бирелгән. Шуларның берсе, Саба районында яшәүче Рәзинә Хәмитова татар теленең киләчәк язмышы турында борчыла. “Без Татарстан республикасы төзелгәннән бирле ана теле, татар телен үстермәкче булабыз. Тик әле ул һаман да тиешле дәрәҗәгә күтәрелми, ә тау-ташлар арасында басылып калган үлән кебек үсә алмый интегә. Туган телеңдә үзең һәм синнән соң килгән буын сөйләшмәсә, онытылмый кая барсын инде ул? Билгеле, бу дәүләт күләмендә кайгыртылып килә. Ләкин татар телен яклап, аны үстерүгә өндәп, рус телендә түгел, ә татарча чыгышлар күбрәк булсын иде”, дип тәмамлый үзенең хатын Рәзинә Хәмитова.

Ә менә газетаның нәкъ уртасында төсле фотосурәтләр белән “Бэкпекер – замана мосафиры” дигән мәкалә урын алган. Монда автор Данил Сәфәров ирекле сәяхәтче Адел Арсланов белән әңгәмә кора. Адел моннан ун ел элек автостоп белән Чехия башкаласы Прагага чыгып китә. Автостоп – ул очраган транспортка утырып, акча түләмичә генә тиешле җиргә барып кайту. Хәзер исә Адел автостом белән түгел, ә аркага янчык асып бэкпекер булып йөри икән. Бэкпекерлар өчен исә бушлай йөрү үзмаксат түгел икән. Иң мөһиме ирекле рәвештә сәяхәт итү. Менә шундый Азия илләренә чираттагы сәяхәте, юлда булган кызыклы хәлләр, яңа дуслары турында сөйли Адел.

Шулай газетаның соңгы санында күп кенә халыкны борчыган проблемаларга, иҗтимагый-сәяси, социаль, дини эчтәлекле мәкаләләргә, сәламәтлек, гыйбрәт алырлык хәлләргә, файдалы киңәшләргә зур урын бирелгән.

XS
SM
MD
LG