Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:00

Горбунов исемендәге авиатөзелеш берләшмәсе танылган Ту-160 хәрби очкычының соңгы үрнәген Русия иминлек министрлыгына тапшырды.

Татарстан Русиянең бер төбәге генә булып саналса да, башкалар белән чагыштырганда республиканың чит илләрдә абруе зуррак. Монда беренче чиратта, Татарстан нефте, “Камаз” машиналарына дан бирергә кирәк. Әлбәттә, бу рәткә, республика очкычларын да кертергә булыр иде. Бүгенге көндә Татарстанда чыгарылучы Ту очкычлары бөтен дөньяга танылган.
Сишәмбе Казанның авиатөзелеш берләшмәсе, легендар хәрби очкыч Ту-160ның соңгы үрнәген Русия идарәсе карамагына бирде. Белгечләр арасында бу вакыйгага карата төрле фикерләр бар. Берәүләр моны КАПОның шул рәвешле, совет заманыннан калган соңгы хәрби очкычтан котылуы, дип атый, икенчеләр янә Ту-160 очкычының көчлелеген искә алып, бу Казанның күпмедер дәрәҗәдә җиңүе, дип саный.
Тарихка күз салсак, мондый очкычларны чыгармаска дигән карарны Русиянең ул вакыттагы президенты Ельцин 1992 елда булдыра. 16 ел узгач, бу очкычның соңгы үрнәге төзелеп бетте, хәзер ул Русия ерак авиациясенең 121 полкына кулланылышка тапшырылды.
Соңгы очкычка, Казан авиатөзелеш берләшмәсендә озак еллар буе җитәкче булып торган Виталий Копылов исеме бирелгән. Ә очкычлар арасында исә, Ту-160ны, кыяфәте белән ошагангамы, “аккош” исемен йөртә.
Бүгенге көндә Русия җитәкчелеге, илнең иминлеген тагын да камилрәк очкычлар сакларга тиеш дисәләр дә, әлегә Ту-160 русия армиясендә төп корал булып тора. Ул элекке рәвешендә дә, Америка кушма штатлары очкычларыннан техник яктан күпкә камилрәк. Меңләгән чакрым ераклыктан да, теге яисә бу кырылмага атып төгәл эләгә ала. Җир шарының төрле җиренә кыска вакыт эчендә барып җитә ала. Яңартылган Ту-160 очкычының төп уңайлы шунда ки, элек ул атом ракеталарын гына йөртә һәм бу очкыч башка илләргә рөхсәт буенча гына керә алса, хәзер ул гади ракеталар белән дә ата ала, димәк җир шарының төрле җиренә оча ала.
Русиянең авиатөзелеш ширкәтләре берлеге җитәкчесе Алексей Федеров, соңгы Ту-160 очкычын тәкъдим итү вакытында, якын киләчәктә бу очкычларны техник яктан да, кыяфәте ягыннан да камилләштерергә кирәк, дип белдергән. Яңа хәрби очкычларның проектлары булдырылгач, аларның төзелешендә Казан авиатөзелеш берлеге шулай ук актив катнашыр, дигән ышаныч белдергән ул. Моннан тыш, Федеров әфәнде сүзләренчә, Татарстан ширкәтендә хәрби очкычлар белән беррәттән, Ту-214, Ту-334 юлчы очкычлар җитештерүен дәвам итәчәк.
Казан авиатөзелеш берләшмәсенең 1990 еллардан хәле яхшы булмады. Моны үзенең чыгышында Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә искә алды. Бүгенге көндә үткәрелә торган күп кенә җыелышларда да, еш кына бу ширкәткә карата тәнкыйть сүзләрен ишетергә була.
Бигрәк тә, бу мәсьәләгә Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңниханов битараф кала алмый. Һәр җыелышта диярлек, ул Казан очкыч төзүчеләренең, елга аз очкыч чыгарулары белән канәгать түгеллеген белдерә. Аның сүзләренчә, сугыш елларында елга меңләгән очкыч чыгарган Казан ширкәте, тырышса, күбрәк тә машина чыгара ала. Мөгаен соңгы Ту -160ның 16 елга якын эшләнүе, моңа тагын бер дәлилдер. Әмма ничек кенә булмасын, Казанлылар иртәме соңмы, “Аккош”ны булдырды һәм Русиянең Сарытау шәһәре якларына озатып җибәрде.

XS
SM
MD
LG