Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хурлык баганасына эләргә!" ди халык


Татарстанның эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе - Владимир Иванов
Татарстанның эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе - Владимир Иванов

Бөгелмә районында 14 - 15 яшьлек ике кызны 15-18 яшьлек 4 егет көчләп, үтереп китә. Вәхшиләр кулыннан һәлак булучылар арасында татар кызы да була.

“Бөтенебез дә белә торгандыр, соңгы арада Бөгелмә районында нинди зур җинаять булганлыкны. Анда юл читендә ике кыз мәете табылды. Шуннан без Бөгелмә милиционерлары белән берлектә бу кызларны үтерүчеләрнең эзенә чыктык һәм аларның барсыда кулга алынды,” - дип белдерде “Азатлык” радиосына Татарстанның эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы Владимир Иванов. Бөгелмә районында ике кызны үтерүдә шикләнүче дүрт егетнең тоткарланган булалары 29-ы билгеле булса, 30 апрельдә милициянең бер хезмәткәре мәхкамә карарын да көтеп тормый, алар чын җинаятьчеләр дип игълан итте.
Җинаять урыныннан канлы тимерчыбыклар, халык телендә арматурлар табыла. Кеше үтерүче малайлар шулар белән кызларның башларына бәрә. Фаҗигале төстә һәлак булучы кызларның берсе Илвира исемле татар кызы, аның арматура белән бәрүдән хәтта башы чатнаган була. Кулга алынган егетләр хокук сакчыларына вәхшилекләрен үзләре үк сөйли.
Икесе дә бер сыйныфта укыган Рита белән Илвираның гомерләрен өзгән егетләр Бөгелмә шәһәреннән: иң өлкәненә 18, икесенә 17 шәр һәм берсенә 15 яшь була. Аларның кемлекләрен, кайсы милләттән булуларын республиканың эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы Владимир Иванов әйтмәүне кулаерак күрде.
Бөтен Татарстанны сискәндереп җибәргән вакыйга үзе болайрак була.
26 нче апрель төнендә Маргарита белән Илвира үзләренең өйләреннән 8 километрга якын ераклыктагы “Восточный” бистәсендә булган дискотекадан соң кире иске Исакова авылына кайтырга чыгалар. Ырынбур трассасысының Бөгелмә – Баулы юлы чатында кызлар теге 4 егет белән очраша. Исерек яшьүсмерләрнең шулай ук дискотекадан килүләре була. Кызларга бәйләнә башлыйлар, кычкырыш башлана. Туташлар каршылык күрсә дә, егетләр барыбер үз дигәннәренә ирешә. Көчләп, кызлар милициягә әйтмәсеннәр дип кулга эләккән юл читендәге арматур белән бәреп үтерәләр дә, өйләренә кайтып китәләр. Икенче көнне Илвира белән Ританың мәетләрен юл буенда канга баткан килеш табып алалар.
Вәхшиләр кулыннан ваҗигале төстә һәлак булган 14 яшен генә тутырган Маргарита Никишина һәм 15 яшьлек Илвира Әнәзова укыган мәктәптә 3 көнлек мәтам көне билгеләнә. 29 нчы апрельдә кызларны җир куенына тапшыралар. Татар кызы Илвираны Аксубай районына җирлиләр.

“Кызганыч, бездә мондый вәхшилек эшләүчеләрне мәйдан уртасына чыгарып хурлык баганасына элмиләр, алай булганда мондый җинаятьләр булмас иде!” ди иске Исакова халкы һәм кайбер журналистлар.
15–18 яшьлек малайлар бу гамәлләрен нигә эшләүләрен анлата алмыйлар икән, исерек булдык дип кенә әйтәләр.
Бөтен республиканы сискәндергән моңа охшаш вакыйга киләчәктә тагын булмас дип кем ышандыра ала, шул ук егетләр 10-15 ел төрмәдә ятып чыкканнан соң, тагын җинаять эшләмәс дип кем әйтә ала дигән сораулар җавапсыз кала…
XS
SM
MD
LG