Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 10:59

30 апрельдә Мәскәүнең Пушкин мәйданында Мөхәммәт Миначев җитәкчелегендәге «Ватан» партиясе активистлары пикет уздырды.


Федераль мәгәриф канунына милли телләр, милли компонентны дәрес буларак төшереп калдыру турында үзгәрешләр кертелгәннән соң, бу хәл күп төрле ризасызлыклар китереп чыгарды. Шулай ук яңа уку елыннан мәктәпләрдә 1 сыйнфтан 11 кадәр «Основа духовности» дип аталган проваславие дине нигезендә әзерләнгән яңа дәрес кертергә планлаштырылуы да башка дингә караган халыкта хуплау тудырмый. Ватан партиясе уздырган пикет та шушы темага багышланган иде.

27 апрельдә алар бу пикетны Мәгәриф министрылыгы каршында уздырырга теләсәләр дә, министрлыкның мэрия бинасы белән рәттән булуы нәтиҗәсендә (ә инде мэрия каршында пикет уздыру канун белән тыелган) ул көнне пикет уздырырга рөхсәт ителмәгән иде. 30 апрельдә Пушкин мәйданында узган пикетка, әлбәттә мәгәриф министрлыгыннан бер генә вәкил дә килеп карармады. Ләкин плакатлар тотып торган пикетчылар алдыннан узган халык, күбесе битараф кына узып китсәләр дә, кайберәүләр туктап, плакатларны укыды һәм сүз көрәштерүчеләр дә булмады түгел. Әлбәттә, күпчелек бу канун турында ишетмәгән дә, һәм ышанырга да теләми.

Мәсәлән, үзен танытмаган берәү кычкырып-кычкырып, кайда ул канун, юк ул андый канун, андый канун булса сез монда 4 кеше түгел, 40 мең торган булыр идегез, диде. Пикетчылар янында кызыксынып баскан кайбер кешеләр дә үзара бәхәсләшә башлады. Берсе, бер урыс кешесе, чиркәүгә йөрмим, йөрисем дә юк. Проваслав чиркәвенең «Алла түзгән, безгә дә кушкан» дигән сүзләре ачуымны китерә. Нигә мин түзеп яшәргә тиеш, ди. Үзгәртеп корулардан соң 13 мең 500 чиркәү төзеделәр, ләкин аңа карап тормыш яхшырмады, диде. Икенче бер ханым, киреченчә, сез бар нәрсәдән дә файда гына көтәсез. Менә мин элек чиркәүгә йөрмәсәм дә, хәзер инде йөрим. Большевиклар чиркәүләрне күп җимерде, ләкин бер генә чиркәү дә төземәде. Чиркәү начарлыкка өйрәтмәс. Әгәр дә Коръәндә язылганны яхшы итеп тәгъдим иткәндә, мин дә Коръән начарлыкка өйрәтмәс дип әйтә алам, диде.

Пикетчылар янына бер омон хезмәтчесе килеп киткәнән соң мин Мөхәммәт Миначевтан омон кешесе сезгә нәрсә әйтте дип сорадым. «Ул бары тик рөхсәтегез бармы, биредә татарлар торырыга тиеш дип әйткәннәр иде, сез татарларга охшамагансыз», дигән. Ә инде Мөхәммәт Миначев аңар: «Татар зур халык, аның арасында төрлесе бар», дип әйткән.

Кеше чынлап та бик аз килгән иде пикетка. Мөхәммәт Миначев моны халыкның битарафлыгы белән аңлата. «Туган телләрен белми безнең халык. Безнең мең ярым еллык әдәбиятыбыз бар дигәнгә шаккатып карый. Татар җырларын тыңламый, балаларын татарчага өйрәтми. Исләренә төшәр әле, кан баребер тарта ул, ләкин соң булачак, - диде Мөхәммәт Миначев.

Шулай итеп, Пушкин мәйданынңда «Ватан» партиясе активистлары сәгать ярымлык пикет уздырды. Пикетка татар кешеләре бик аз килгән булса, пикет янынан узган, плакатларны укыган урыс кешеләре дә мондый канунның Русиядә булырга мөмкинлегенә шик белдерде. Аларның да Русиядә милли телләрне тыю турындагы канунны чынлап кабул ителүенә ышанасылары килмәде.

XS
SM
MD
LG