Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер автономиясенең чираттан тыш конференциясе


Вакытлыча рәис булып сайланган Фәрит Әюпов даими рәис булып сайланды, Уставка үзгәрешләр кертелде.

Корылтайда өлкә үзәге башлыгы Сергей Ермаков һәм губернатор киңәшчесе Александр Павлов та катнаштылар. Шунлыктан чыгышларның байтагы урысча яңгырады.Фәрит Әюповның чыгышы узган 9 ай өчен исәп-хисап кебек тә булып чыкты.
“Делегатлар арасында автономиягә нигез салучылар да бар: Азат абый Курчаков, Айрат абый Ибраһимов, Дамир абый Шәрипов, Исхак Хәлимев, Гөлфинур Измайловна Чулакова. Президиум исеменнән һәм үземнән аларга олуг рәхмәтләр белдерәм. Теләсә нинди эшкә акча кирәк. Ел элек автономиягә бюджет акчасы бирү туктатылды. Өлкә һәм шәһәр бюджетында безнең ихтыяҗлар да каралыр, дип өметләнәбез”,-диде ул .
Чыгышлар күп булды. Районнар автономияләре җитәкчеләре, нигездә, үз эшчәнлекләре белән таныштыруны кулай күрделәр. Ә җирле каләм тибрәтүчеләр төркеме җитәкчесе Иделбикә үз уңышлары турында бик озак сөйләгәнгәдер инде, алып баручы Азат Курчаков аны туктатырга мәҗбүр булды. Аеруча игътибарга лаек чыгышлардан берничәсенә туктап үтик әле.
Мәләкәснең Татар мәктәбе директоры Мөнирә Джумаева чыгышының төп мәгънәсе – спортзал өчен янкорма кирәклеге турында булды. Ә чыгышын ул менә ничек тәмамлады.
“Безнекедәй мәктәпләрнең кирәклеген Илбашы Путин сүзләре белән дәлиллим: “Күпмилләтле илдә ана телен өйрәтүне тыю яки аңа каршы тору - тулаем аңгыралык һәм саташу. Ана теленә өйрәтүне кыскартуга юл кую һич тә ярамый”, диде ул.
Автономиянең ревизия комиссисе рәисе, “Акбарс“ банкының Ульян филиалы җитәкчесе Нурия Мәҗитованың күпләрдә кирәклеге шик уяткан “Октябрь” кинотеатры бинасын ремонтлауга акча тотуга кагылышлы чыгышы аеруча үзенчәлекле булды.
“Әгәр монда төзүчеләр яки бухгалтерлар булса – аңларлар: реконструкция бары тик елгы фонд кереме хисабына гына башкарыла. Ә иҗтимагый оешманың андый кереме юк. Ә ремонт эшләре исә – бары тик үзбәя-себестоимость хисабына. Тагын бер гаҗәп нәрсә: бу очракта заказчик та, башкаручыда – бер үк кешеләр. Ә чыгымнарны заказчик тикшерергә тиеш. Монда исә үзләре үк башкаралар һәм үзләрен үзләре үк тикшерәләр. Шунлыктан мин 3 кешелек комиссия төзергә тәкъдим итәм. Ул президиум әгъзаларыннан һәм ремонтчы белгечләрдән торырга тиеш. Бу махсус комиссия атна саен ни эшләнгәнен, төзелешкә күпме акча киткәнен тикшереп, президиум алдында хисап тотарга тиеш.
Төрле чаралар оештыру өчен акча бирүчеләр дә акчаларын хисапсыз гына калдыралар. Аларның Приход ордеры алмыйча гына китүләренә чик куярга кирәк. Бухгалтерлар бик еш алышына. Соңгы арада автономиядә бухгалтер бөтенләй юк та. Әгәр салым полициясе моның белән кызыксынса, күп күңелсезлекләр дә туачак. Мин үземне булачак ревкомиссиядә күрмим. Яңа ревкомиссия әгъзаларына таләпчәнлерәк булуларын телим”,-диде ул .
Бу җәһәттән ремонт өчен һаман шул ук Татарстанны савуга гаҗәпләнүчеләр дә булды. Без бит салымны Ульян өлкәсе файдасына түлибез, нигә анда татар өлеше юк, дип. Моңа җавап итеп, сүзгә Өлкә башлыгының киңәшчесе Александр Павлов та кушылды. Ул “Октябрь” кинотеатрын сафка бастыргач та, ел саен аны тоту өчен 6 миллион акча кирәк булачак, диде. Быелга 7 миллион бюджет бирде, Татарстаннан - 4, ә 3 миллионны үзегез табасыз. “Татарстанны саву” дигән сүз дөрес түгел.
“Без үз җиребездә яшибез, әйдәгез, үзебезнең бәлаларны гына түгел, горурлыгыбызны да ассызыклыйк, без дә башкаларның ятимнәре түгел”,- диде Павлов әфәнде.
Өлкәнең Кануннар чыгару җыелышы депутаты Расих Гатауллин акча табу мәсьәләсенә икенчерәк караш тәкъдим итте. Автономиянең үз чараларын “Өлкә икътисади үсеше буенча максатчыл программасы” кысаларында әзерләү мөмкинлегенә игътибар юнәлтте ул. Һәм алда торган шәһәр Думасына сайлауларда актив катнашырга өндәде, чөнки моңа кадәр Шәһәр Думасында бер генә татар кешесе дә булганы юк әле.
БТК рәисенең 1-урынбасары Рамис Сафин Конгресс президиумының чираттагы утырышы октябрь аенда Сембер дә узачагын белдерде.
Аның әйтүенчә, Ульян өлкәсендә мәгариф системасында хакимият белән уртак тел табып эшли белү тәҗрибәсе башка төбәкләр автономияләре өчен дә үрнәк булырлык, икән.
Рамис шулай ук дистә ярым чамасы малтабарларга һәм районнар автономияләре җитәкчеләренә Конгресс исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.
Корылтайны әзерләүчеләр 7 пункттан торган Карар проекты әзерләгәннәр. Анда җитәкчеләргә рәхмәт сүзләреннән тыш, гозерләр дә бар. Мәсәлән, татар балаларыннан гына тупланган мәктәпләргә акча бирүне дәвам итү, Мәгариф Департаментында татар мәктәпләре буенча инспектор урыны булдыру. Әзерләнгән проектка ике өстәлмә дә кертелде: Өлкә башлыгына һәм Өлкә парламентына “региональ компонент” дигәнне саклап калу чараларын күрү, һәм Автономия чаралары чыгымнарын өлкә бюджеты хисабына каплау турындагы гозер. “Туган тел” активистлары хосусилаштырылган һәм бүген җимерү куркынычы алдына баскан Архитектура һәйкәле – Акчуриннар мәчетен кайтаруны таләп итү тәкъдим иткәннәр иде дә – монысы резолюциягә кертелмәгән булып чыкты.
Көн тәртибенең Уставны үзгәртү һәм сайлаулар кебек “вак-төякләре” әзерләнгән текст һәм исемлекләр буенча бернинди фикер алышусыз-тәкъдимсез шома гына узды.
Шөкер, автономия җитәкчелеге дә Кол Гали һәйкәлен булдыруга йөз белән борылды. Резолюциягә бу гамәл дә кертелгән иде. Корылтайдан соң делегатларның күпчелеге булачак һәйкәл урынына мәрмәр таш кую тантанасында да катнаштылар.
XS
SM
MD
LG