Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин губернаторларны үзенә "бәйләде"


Губернаторлар Медведевка түгел, ә Путинга буйсыначак.
Губернаторлар Медведевка түгел, ә Путинга буйсыначак.

Шушы көннәрдә Путин ике карар имзалап, губернаторларны үзенә бәйләп куйды. Хәзер алар хисапны хөкүмәткә җиткерергә тиеш булачак.

Моңа кадәр губернаторлар төбәктә алып барган эшләре турында мәгълүматны президент аппаратына җиткерә иде. Узган елны гына Владимир Путин бу хакта фәрман чыгарды. Ягъни ул фәрман нигезендә, 1 майга кадәр губернаторлар Кремльгә эшләгән эшләре турында хисап җиткерергә тиеш иде. Бу көннәрдә Путин бу фәрманны үзенә җайлаштырып үзгәртеп куйды. Губернаторлар президент аппараты түгел, ә хөкүмәт алдында хисап тотачак. Димәк, Путин премьер-министр булгач та дилбегәне үз кулында тотмакчы.

“Путин президент булгач хакимият вертикале көчәйде. Ул бер җирдән генә идәрә итү яклы. Бу киләчәктә дә шулай булачак”, ди “Идел” журналы баш мөхәрриренең беренче урынбасары Азат Ахунов.

Берничә көннән сайланган президент Дмитрий Медведев ант тотачак һәм төп вазыйфаларына керешәчәк. Белгечләр фикеренчә, шуңа кадәр дип, ягъни үзе президент булганда, Путин идәрәне кулында тота торган канунны имзалап калырга ашыккан. Әгәр элек губернаторлардан хисаплар турыдан-туры президент аппаратына юлланса, хәзер хөкүмәт үзе караганнан соң, анда бары нәтиҗәләрне генә җибәрәчәк.

Шулай ук киләчәктә губернаторлар эшен рейтинг нигезендә бәялиячәкләр дип яза күп кенә мәгълүмат чаралары. Бу шулай ук губернаторларны хөкүмәткә буйсындырачак. Чөнки үз тәхетендә калырга теләгән җитәкче “ярарга тырышып” төбәк мәнфәгатьләрен дә арткы урынга калдырырга мөмкин.

“Бу губернаторларны куркыту өчен эшләнә”, - ди журналист Фирдүс Гыймалтдинов.

Ягъни хакимият үзенә хуш килмәгән губернаторларга рейтингын түбән дип, аны эшеннән азат итү белән куркытып торачак.

Путинның яңа карары нигезендә, җирле үзидарә башлыклары хәзер губернаторлар алдында хисап тотачак. Шулай итеп Путин хакимият вертикален җирле үзидәрәләр дәрәҗәсенә кадәр җиткерде. Моннан тыш, ул хәзер “Бердәм Русия” фиркәсен дә җитәкли. Ә күп кенә төбәк җитәкчеләре әлеге фиркәнең әгъзалары булып тора.
XS
SM
MD
LG