Accessibility links

Кайнар хәбәр

1 майда гаделлек “сагындыра”


Ирина Фирипенко юксыл, йортсыз-җирсез булса да Русия бөтенлеге өчен борчылып бәйрәмгә чыккан.
Ирина Фирипенко юксыл, йортсыз-җирсез булса да Русия бөтенлеге өчен борчылып бәйрәмгә чыккан.

Эштән куылган татар журналисты, ветеран, гамәлдәге һәм бомж-укытучы нигә өметләнә?

Казан үзәгендәге “Ирек мәйданы” тукталышы тирәсендә 1 май бәйрәме уңаеннан ике рәсми чара узды. Ирек мәйданында 67 нче ел рәттән инде җиңел атлетика эстафетасы уза. Аны оештыруда яшьләр һәм балалар, спорт министрлыгы, шәһәр хакимияте һәм “Бердәм Русия” партиясе катнашты.

Мәйданнарда бәйрәм итүчеләр арасында кушкан буенча чыгучылар да, гадәт буенча килүчеләр дә бар иде. Ә Солтан Галиев мәйданындагы урам җыенын рәсми хакимият янындагы һөнәри берлекләр ясады. Анысын да “Бердәм Русия” фиркәсе юлбашчыларының берсе Татьяна Водопьянова алып барды. Митингка завод-фабрикалардан эшчеләрне туплап алып чыкканнар. Бу чараларга катнашучылар нинди мөнәсәбәттә тора?


“Татарстан даны чит илләргә дә барып җитте”

Ирек мәйданында узучы эстафетага университетлардан һәм мәктәпләрдән килгәннәр. Йөгерешчеләрне яклаучылар арасында укытучылар да бар. Гөлсинә Фазлыева Мәскәү районындагы мәктәптә татар теле укыта. Ул бәйрәм чарасында Татарстан өчен горурлык хисен кичерә.

“Бу бәйрәмгә мәктәптән килгән йөгерешчеләрне яклар өчен килдек. Мин сыйныф җитәкчесе. Үзем теләп килдем. Миңа бу бәйрәмдә ошый. Татарстанның даны чит илләргә дә барып җитте бит”, - ди ул.

Тамашачылар да ярышты

Эстафета “Казанда 2013 елда универсиада узсын!” дигән чакыру белән ясалды. Бу турыда яшьләр һәм спорт министры Марат Бариев сөйләде. Ә бүләкләрне оештыручылар спортчыларга гына түгел, тамашачыларга да бирде. Шул бүләккә өметләнепме, тамашачылар үзара сызгырып, кычкырып, чинап ярышты.

Ачлар һәм ялангачлар да бар

Казан үзәгендә даими йөрүче Ирина Фирипенкога исә бүләк бирмәделәр. Аның янында оештыручылар да, катнашучылар урап узарга тырышты. Ул да бу чарада да чыгыш ясаучы түрәләрне да күзәтте. Ирина түти “Бердәм Русия” белән тулысынча ук килешеп бетми икән. Үзен ирекле тик юксыл һәм сул караштагы кеше ди. Бәйрәмне дә матур итеп ясасалар да, андагы халык арасында ачлар һәм ялангачлар бар бит, дип саный.

“Мин - ач укытучы. Шушы тирәдәге чүплекләрдән азык туплап көн күрәм. Ә алар бәйрәм ясап ята. Ленин бабай бит башта халыкны ашатырга, киендерергә кирәк, аннары гына бәйрәм ясарга була дип өйрәткән иде”, - ди ул.

Ирина ханым шулай да бу бәйрәмне ярата. Чөнки ул элеккеге советлар берлеген сагына, СССРны торгызу һәм Русия бөтенлеген саклау хыялы белән йөри. Кырымдагы фатирын калдырып ни өчен Русиягә килгән? Ленинны яратам, аның эзе калган шәһәргә киләсем килде ди. “Аннары Ленинградка китәм”, - дип тора. Украинадан килгән йортсыз-җирсез апа казанлыларга “тынычлык көне” буларак билгеле бәйрәм көнендә Кавказда сугыш бара дип тә борчыла. Тавыш көчәйткечләрдән агылучы музыканы, чакыруларны бүлеп ул “Азатлык” радиосы хәбәрчесенә Ленин, Русия, ватан һәм Кавказ турында шигырьләр дә сөйләде.

"Яклау эзләп карадым, тапмадым"

Эштән куылган журналист Дания Моисеева кызы Дәлияне урамга алып чыккан. Дания, элек татартелле журналистка барып сыеныр, якланыр җирләр бар иде, ә хәзер юк дип саный.

Дания Моисееваның да бу бәйрәмгә үз мөнәсәбәте бар. Ул һөнәри берлекләр һәм “Бердәм Русия” оештырган чаралар “мәҗбүри” булса да халык өчен файдалы ысул, дип саный. “Бүген байлар кулына калдык. Аларга без кирәкми. Элек тә һөнәри берлекләр хөкүмәткә ялагай булды, аларга хезмәт итте, бүген дә. Тик барыбер алар халыкка нидер эшли иде. Менә бүген дә бәйрәмдә нинидидер өмет хисе туды, урамда халык белән күңелле бит”, - дип сөйли кызы Дәлия белән чыккан Дания.

Тик Даниянең инде берничә ел күңелсез сәбәп борчый. Аны эшеннән куган булганнар. Ул хәбәрче булып эшләгән, Татарстан журналистлар берлеге әгъза булып тора.

Журналистлар берлеге дә - һөнәри берлек кебек яклаучы була алмады. Шул ук татар редакцияләрендә дә гаделлек юк. Узган елны йөзләрчә хезмәткәрне берьюлы эштән я кыскартып, я куып, я башка оешмага күчереп чыгардылар. Бу миңа гына карамый ич. Менә мине “Татар-информ”нан эштән чыгардылар. Күпме яклау эзләп карадым, тапмадым. “Татмедиа” хокукчысы алдан ук әйтеп куйды: хәзер инде “гаделлек” дигән төшенчә юк. Эш хуҗалары ни теләсә шуны эшли , эшләүчеләрне яклау юк, диде. Элек ичмасам “профсоюз” бар иде. Журналистларны шуның аша яклап була иде. Хәзер алар да юк икән. Кая китеп беткәннәрдер?”, - ди ул.

Ә пенсионерны эштә куа алмыйлар

Дания Моисееваныкы кебек Зиннур Хуҗиевның проблемасы юк. Аны эшеннән куа алмыйлар, ул лаеклы ялда. Зиннур ага эшләгән вакытта һөнәри берлекләр булган. “Гаделсезлек булса “профсоюз”га да, парткомга да совет чорында шикаять итеп була иде. Шулай ук бушка белем алып, дәваланып була иде. Дания кебекләргә исә бүген зарланып барыр урын да юк инде”, - дип саный.

Шулай да элек коммунист, бүген партиясыз булган Зиннур Хуҗиев язгы бәйрәмне көтеп ала. “Май бәйрәмендә урамга чыкмасам, күңелем булмый. Бүген көне дә матур, бәйрәме дә безгә кадерле”, - дип сөйли ул.

XS
SM
MD
LG