Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:46

Татар һәм башкорт халыкларының милли үсеше демократиягә, сүз ирегенә турындан туры бәйле.

Журналистларның милләтләр тигезлеген һәм рухи үсешен яклау да матбугат ирегеннән тора.

Бу турыда карарны ЮНЕСКОның Генераль ассамблеясы 1993 елда кабул иткән. Африка илләрендәге азатлык көрәшен яклау, азатлык һәм раса тигезлеге өчен билгеләнгән бу көн бөтен дөньяда демократик җәмгыятьтә матбугатның ирекле һәм күп төрле булуын күз алдында тота. Дөнья җәмәгатьчелеге бу очракта Африканы гына түгел, ә бөтен дөньядагы демократия язмышы турында да уйлый.

Татар һәм башкорт халыкларының милли үсеше дә демократиягә, сүз ирегенә турындан туры бәйле. Журналистларның милләтләр тигезлеген һәм рухи үсешен яклау да матбугат ирегеннән тора. Татарлар һәм башкортлар яшәгән Русия төбәкләрендә бу көнне нинди игътибар бирелә соң? Аерым алганда, милли мәнфәгатьләрне яклау өчен матбугат һәм сүз иреге принциплары ярдәм итәме?

Бәйрәм дигәч тә, урамнарда парадлар үткәреп, тәмле ашлар пешереп, мәҗлесләр кора торган көн түгел бу. Халыкара җәмәгатьчелек бу көнне сүз иреге һәм фикер әйтү хокукы турында уйлана. Журналистларның иминлеген саклау өчен чаралар күрү кирәк. Соңгы елларда бу көнне үз вазыйфаларын үтәгәндә һаләк булган профессиональ журналистларны искә алалар.
Дөресен әйтик, Русия һәм Татарстан матбугатында 3 майда шундый-шундый көн, сүз иреген яклыйбыз, бездә матбугат иреге белән хәлләр шулайрак, фәлән-фәлән үзгәрешләр бар дип сөйләүче, язучы күренми. Быел бу көнне газеталар чыкмый, телевидение каналлары күңел ачу тапшыру белән тулган. Хакыйкатьне әйтү өчен күргән нужаларны, әйткәннән соң кичергән кыенлыкларны экрандагы тозсыз мәзәкләр оныттыра алмый. Журналистларның һөнәри оешмалары татар, башкорт һәм гомүмән мәгълүмат чаралары үз милләтләренең хәлен дөньяга күрсәтү өчен җаваплы.

Ни кызганыч, милли журналистлар гадәттә эстрада тирәсендәге гайбәтләр, популяр артистларның кием-салымын һәм тән төзелешен тикшерү белән мавыга. Милләт язмышы турында хакыйкатьне җиткерүдә зур җиңүләргә ирешми. Чөнки милләтнең хәлен, проблемаларын сөйләгән өчен милләтче мөһере тагырга мөмкиннәр, ә ике милләт катнашлыгындагы вакыйгаларны яктыртсаң, милләтара ызгыш чыгару, халыклар арасына чөй кагуда гаеплиләр.

“Татарстан яшьләре” газетасының 26 апрель санында Зөләйха Кыдашеваның “Тәрәзәләр, тәрәзәләр…” дигән гыйбрәтле язмасы басылган. Бу күләмле мәкаләдә автор Башкортстан иярченле телевидениесе БСТ да башкорт үзаңын тәрбияләү тәҗрибәсен тасвирлый. Ике газета бите күләмендәге язмада башкорт журналистларының үз халкына, милли үзенчәлеккә игътибары татар телевидениесенә үрнәк итеп куела. Менә шул турыда без мәкаләнең авторы Флера Низамова һәм озак еллар буе Татарстан телевидениесында эшләгән журналист Илфат Файзрахманов белән сөйләштек.

Римзил Вәли: Менә бу тәрәзәләрне карап, БСТ турында язу идеясе кайдан чыкты ул? Казанны сүгү, Уфадагы татарларны башкортлаштыру белән шогыльләнгән башкорт телевидениесен мактау?

Флера Низамова: Мактау түгел бит инде. аларның милли сәясәтләрен дә күрсәттем, аларның башкортлаштырырга теләгәннәрен дә күрсәттем, ләкин объектив сәбәпләр аркасында татар теле анда күр яңгырый дидем. Башкортстанда татарлар күп, шуның өчен татар теле күбрәк яңгырый.

Римзил Вәли: Кем комачаулый соң татарларга татарча сөйләшергә? Аның бабасын, туган ягын, ыруын күрсәтергә?

Флера Низамова: Димәк безнең өстәге сәясәтчеләребез дә концептуаль ягын, чараларын да эшләп бетермиләр. “Курай бәйрәме” дип язган идем бит, менә бездә бик сирәк кенә гармун, фольклор бәйрәмнәре елга бер тапкыр гына үтә. Эстрада бәйрәмнәре хисапсыз, алар яшьләр өчен кирәктер, әмма төп юнәлеш алар була алмый. Баланс булырга тиеш.

Римзил Вәли: Синең мәкаләдә кызыклы бер фикер бар. ТНВ каналында “Мужское дело”, “Джазовый перекресток”, “Монетный двор” кебек рус телендә барган тапшырулар да татар халкы, мәнфәгатьләре өчен булырга тиеш.

Флера Низамова:
әйе, теләсә нинди темага, теләсә нинди телдә сөйләгәндә дә үз фактларны, фикерләрне үз милләтең тормышыннан алырга була бит. Мәсәлән, джаз турындагы тапшыруда татар композиторлары, музыкантлары, татар көйләре турында искә алу дөрес булыр иде. Лундстерм язмалары, Рөстәм Зарипов, “Сәяр”, Әгъзам Фәттах музыкасы чын джаз бит. Сара Садыйкованың танго көйләрен татарлар да, руслар да рәхәтләнеп тыңлар иде.

Римзил Вәли: “Звезда Поволжья” газетасы рус телендә чыга, әмма татарлар өчен ул мөһим һәм кызык. ТНВ каналында эшләүчеләр тапшыруларның милли рухын көчәйтергә, аларның эчтәлеген үзгәртергә булдыра алырлар иде, әгәр дә теләсәләр.

Илфат Файзрахманов: БСТ каналын караганда анда башкорт рухын сизәсең. Әмма башкорт дикторлары һөйләгәндә, телефон аша шалтыратучылар һәм интервью бирүчеләр арасында күпчелек кеше татар телендә сөйләшә. Башкорт фольклоры, тарихы күп бирелә. Ә безнең каналда татар рухын сизәр өчен бик озак экран алдында утырырга кирәк.

Флера Низамова: Бездә исә андый милли тапшырулар юк дәрәҗәсендә, “Халкым минем” һәм “Татарлар” тапшыруларын исәпкә алмаганда. Әле анда да әкиятирәк, идеаль тормыш күрсәтелә. Татарның чын тормышы башкарак бит.

Римзил Вәли: Әйе, ТНВ дагы татар халкы турындагы махсус тапшыруларны карасаң, барсы да ал да гөл, проблемалар юк кебек тоела. Русия төбәкләрендәге татарлар турындагы репортажларның эчтәлеге бер үк төрле. Итләч битле, хәлле, булдыклы татар кешесенең затлы йорты, тәмле ашарга пешерүче хатыны, түбәтәй, калфак кигән гармунда уйнаучы балалары, җитәкче яки эшкуар милләттәшебезнең атка менеп, яки кыйммәтле машинада җилдерүе, якташларның әлеге спонсорны мактавы күрсәтелә. Тормышта мондый изге байлар сирәк очрый. Мәктәп, мәдәният, авыл, шәһәр тормышы татарлар өчен ничек булуы билгеле бит инде.

Илфат Файзрахманов: Милли тапшыруларда турыдан туры телефон элемтәсе ялганса, никадәр ачы каршылыклы сораулар ява. Ә бит әле күпләр телефон яки хат аша Казанга мөрәҗәгать итмиләр.

Студия кунаклары менә шулай уйлый. Халыкара сүз иреге көнендә милли журналистларның телевидениеда нинди тема беренче булу безнең өчен иң авырткан нәрсә. Башкорт телевидениесе өчен өстенлекле мәсьәлә булып башкорт милли үзаңын саклау һәм күтәрү тора. Ә татарлар карый торган экранда тема, шулай ук мөһим саналса да, милләтнең эчке халәте тапшыруларда бик сирәк яктыртыла. Көндәлек хәбәрләр арасында 10-15 яңалыкның берсе генә дә милли тормышка бәйле булмаган чаклар да еш була. Рус телендәге тапшыруларда татар тарихы яисә милли җәмәгатьчелек тормышы сирәк күрсәтелә.

Димәк, татар милләте үзенең матбугат иреге белән куллана алмый, үзенең сүзен ишеттерми. Аерым журналистларның милли битарафлыгы тулы бер милләтнең сүз иреген чикләүгә китерә. Шуңа күрә милли рухлы кешеләр кайдадыр читтә үзара гына зарланып, милли мәнфәгатьне урам җыенында гына яклап була дип саный. Милли үсешнең гомум демократик хәрәкәтнең бер өлеше булуын беркем белми күрәсең. 3 майда сүз иреге бәйрәмен искә алган башка татар-башкорт журналистлары күзгә ташланмады. Андыйлар булса «Азатлык»ка хәбәр итегез.

XS
SM
MD
LG