Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:51

Башкортстан татарлары уңай үзгәрешләргә өметләнә


Май бәйрәмнәре көннәрендә хезмәтчәннәр лаеклы хезмәт хакы һәм эш урыннары таләп итеп җыеннар оештырса, Башкортстан татарлары да үз хокуклары өчен көрәшен дәвам итә.

Башкортстан Татарлары җәмәгатьчелек оешмалары берлеге Русия Генераль прокуратурасына чираттагы мөрәҗәгатен җибәрде. Русия Генераль прокуроры урынбасары Эрнест Вәлиев исеменә язылган ул мөрәҗәгатьтә тагын да бер тапкыр Башкортстан татарларының кискен проблемаларына игътибар юнәлтелә. Әлеге хатны язу Русия Генераль прокуратурасының Идел буе федераль округындагы вәкилләренең Башкортстанда ике атна дәвам иткән тикшерүе тәмамлану белән туры килде.

Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, апрель аенда Башкортстанда Русия прокуратурасы хезмәткәрләре җентекле тикшерү оештырды. Алар Уфага Башкортстан Берләшкән оппозициясе штабы һәм татар милли оешмалары мөрәҗәгатьләре буенча килгән. Татар милли проблемаларына бәйле һәм республика хакимиятләре тарафыннан эзәрлекләнгән, эшләреннән куылган кешеләр шикаятьләре буенча барган ул тикшерү эшләре.

“Уфага килгән комиссия вәкилләре, безнең карашка, исем өчен генә түгел, ә дөреслекнең төбенә төшү максатын куеп эшләде”, - ди Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Айрат Гыйниятуллин. “Республика хакимиятләре тарафыннан басымга эләккән кешеләрнең күпчелеге татарлар, - ди Айрат әфәнде. – Алар арасында төрле һөнәр ияләре – галимнәр дә, журналистлар да, укытучылар, мәктәп директорлары да, милли хәрәкәт вәкилләре дә бар”.

Башкортстан Татарлары җәмәгать оешмалары берлеге май ае азагында, җәйге ялларга киткәнче, соңгы зур җыенын үткәрәчәк. Анда республикадагы барлык татар милли оешмалары вәкилләре катнашачак. Шушы җыенны уздыру өчен, татар оешмалары республика хакимиятләренә бина сорап мөрәҗәгать иткән. Әмма алар бу эшнең тормышка ашуына үзләре дә шикләнә.
“Моңа кадәр дә соңгы елларда республика җитәкчелеге татар милли хәрәкәте оешмаларына, үз корылтайларын һәм конференцияләрен үткәрү өчен, бер генә тапкыр да бина бирмәде. Бу юлы да бу мәсьәләнең уңай хәл ителүе икеле, - ди Айрат Гыйниятуллин. – Шулай да, үзебез бина табып булса да, үткәрәчәкбез ул җыенны. Шунда Русия прокуратурасының Башкортстан татарлары проблемалары буенча оештырган тикшерү нәтиҗәләре дә көн тәртибендә булачак”.

XS
SM
MD
LG