Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:34

Җәмәгать трибуналы үзе мәхкәмәгә тартыла


Башкортстанда бу ел башында оппозиция көчләре тарафыннан оештырылган Җәмәгать трибуналы дигән оешма үзе үк канусыз дип игълан ителде.

Бу хакта Башкортстан прокуратурасы үткәргән тикшерүдән соң, аның матбугат хезмәте хәбәр итте. Уфаның Ленин районы прокуратурасы исә шушы эш буенча мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте.

Шушы хәлдән соң Җәмәгать трибуналы рәисе, танылган эшкуар Николай Швецов та үзенең фикерен журналистларга җиткерде. Аның сүзләренчә, Җәмәгать трибуналын иҗтимагый оешмалар, кануннарны төгәл үтәп, төзегән һәм аның бер хилафлыгы да юк. Әлеге вакытта Швецов әфәнде үзе Уфада түгел. Шуңа күрә дә бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, ”Азатлык” хәбәрчесе бәйсез сәясәт белгече Илдар Габдрафыйковка мөрәҗәгать итте.

“Минем белүемчә, Җәмәгать трибуналы дигән оешманы фәкать төрле иҗтимагый хәрәкәтләр һәм кайбер фиркаләр вәкилләре генә төзегән, - ди Илдар әфәнде. – Аларның низамнамәсендә канунга каршы килгән бернәрсә дә юк. Әлбәттә, Җәмәгать трибуналы Республика хакимиятләре саруын кайнатадыр. Шуңа да алар прокуратурага аның эшчәнлеген туктату өчен, тикшерү үткәрергә кушкан икән, монда гаҗәпләнерлек урын юк”.

Исегезгә төшерәбез. Бу ел башында оештырылган Җәмәгать трибуналы башлыгы итеп республикадагы киң билеле эшкуар һәм оппозиция вәкиле Николай Швецов тәгаенләнгән иде. Яңа оешманың максатлары итеп республика президенты Мортаза Рәхимов һәм аның тирәсендәге югары җитәкчеләр өстеннән җәмәгатьчелек мәхкәмәсе үткәрү куелган.

Николай Швецов сүзләренчә, Мортаза Рәхимов Башкортстанда бары тик башкорт милләтенә генә өстенлек бирә, башка милләтләр балаларын көчләп башкортча укытуга юл куя. Ирекле фикергә ия булучыларны эзәрлекләү киң колач алган. Шуңа күрә дә Николай Швецов әлеге хакимиятләр тарафыннан кыерсытылучы барлык кешеләргә мөрәҗәгать белән чыкты. “Үзләренә карата төрле хөсетлекләр кылынган, хакимиятләр тарафыннан эзәрлекләнгән кешеләр безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала. Без ул фактларны Русия җитәкчеләренә һәм киң җәмәгатьчелеккә җиткерү юлларын карарбыз”, - ди Николай Швецов.

XS
SM
MD
LG