Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чит ил экстремистлары Уралга атлыймы?


Хизбуд-Тахрир экстремистлары Идел буенда тамыр җәя алмады һәм шуңа Көньяк Уралга йөз тота, дип яза кайбер мәгълүмат чаралары.

Ягъни Идел буе мөселманнары Хизбуд-Тахрирга каршы торган һәм шул сәбәпле, экстремистик оешма вәкилләре Татарстан белән Башкорстанда файда булмаячагын аңлап, бар көчен Чиләбегә юнәлтергә булган. Андагы мөселманнар Идел буендагы кебек “көчле” түгел һәм шуңа аларны үзләренә таба “аудару” җиңел булачак дип белдерелә. Язучы Фәүзия Бәйрәмова мөселманнарны гаепләүнең икенче дулкыны башланды дип саный.

Фәүзия Бәйрәмова: мөселманнарны гаепләүнең икенче дулкыны башланды
“Русиядә мөселманнарга басым инде ун еллап бара. Чиләбедә, Себердә, Оренбурда тентү, кулга алу, утыртулар булды. Кайберләре инде төрмәдә утырып да чыкты. Татарстанда исә мөселманнар каршы торганга, кабат хакимият шул Себер, Урал якларындагы мөселманнарга игътибарын юнәлтә”, ди язучы Фәүзия Бәйрәмова.

Хизбуд-Тахрир хәрәкәте Русиядә тыелган, ягъни экстремистик санала. Әлеге хәрәкәт белән бәйләп күп кенә мөселманнарны төрмәгә утырттылар. Шул исәптән Татарстанда да. Җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова әйтүенчә, мөселманнарны гаепләү ул урыс булмаган милләт кешеләреннән дә уч алу булып тора.

“Чөнки күбрәк Русия төбәкләрендәге төрки халыкларны, аерым алганда татар, башкорт, Себердәге уйгурларны утырту бара”, ди Бәйрәмова.

“Версия” интернет сәхифәсе язуынча, Көньяк Уралга экстремистик карашларны “Дәгъвәт” дигән Кырым ислам оешмасы юлбашчысы кертә икән. Ягъни Русиядә Хизбуд-Тахрир тыелгач, хәзер Дәгъвәт дип йөртәләр, ди. Нәкъ менә идеологияне тарату өчен шул кырым оешмасына чит илдән акчалар килеп тора икән, интернет сәхифә язуынча.

“Кырым татарлары СССР безгә геноцид уздырды дип халыкара трибуналга бирмәкче була. Менә шуңа алар арасыннан экстремистлар, террорчыларны эзли башладылар. Имеш, аларга чит ил террор оешмалары ярдәм итә дип. Барысын да Русия котырта”, дигән фикердә тора Фәүзия Бәйрәмова.

Аның әйтүенчә, Русия хакимияте бер генә милләт, бер генә дин булырга тиеш дигән доктрина белән яши һәм шуңа ирешкәнче мөселманнарга карата шундый сәясәт алып барылачак.

Әмма кайбер белгечләр, чыннан да чит илдән Русия җирлеге өчен ят булган карашларны кертү очраклары булуын әйтә.
XS
SM
MD
LG