Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кубада санаклар сата башладылар


Кубада компьютерлар сату рөхсәт ителде. ББС телевидениесе хәбәр итүенчә, Һаванада сәүдә үзәкләренең берсендә санак кибете ачылган. Бер санак 800 доллар тора. Кубада уртача айлык хезмәт хакы 20 доллар.

Кубада интернетка керү әле бик чикләнгән, дөнья пәрәвезе бары тик кайбер уку йортларында һәм оешмаларда ачык.
XS
SM
MD
LG