Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда яңа чир тарала


Олимпия уеннары алдыннан Кытайда яңа проблема - яңа вирус тарала
Олимпия уеннары алдыннан Кытайда яңа проблема - яңа вирус тарала

Олимпия уеннары алдыннан Кытайда яңа проблема. Фуянг каласында вирустан 24 бала үлде. Чир көньякка таба тарала.


Кытайның сәламәтлек саклау министрлыгы үзенең интернеттагы сәхифәсендә бөтен вилаятләрдәге бүлекчеләренә ашыгыч чаралар күрергә кушуын язып чыкты. Узган елларда да очраган бу вирус быел иң күп таралып эпидемия дәрәҗәсенә җитәр дигән борчылу бар. Иң авыр айлар – июнь һәм июль айлары булырга мөмкин.

Кул, аяк һәм авыз эче авыруы дип аталган бу чир – йогышлы чир, кешедән кешегә ул төкерек чәчрәп тә йога ала. Иң тиз аны балалар эләктерә һәм бу авыру баш мие ялкынсынуына китерә ала, ди белгечләр.

Сәламәтлек саклау министрлыгы белгече Ли Шуанг Җи, җомга көнне телевидениедә чыгыш ясап, бу чирне йоктырган олы кешеләр үзләре авырмаска , әмма аны балаларга йоктырырга мөмкин, дип белдерде.

Март аеннан бирле Анһуи вилаятендәге Фуянг шәһәрендә бу чирдән 24 бала үлгән. 1 майга авырганнарның саны 3300 җиткән, аларның 980не – хастаханәдә, дип хәбәр ителә. 60лап кеше авыр хәлдә, ди табиплар.

Күршедәге тагын ике вилаяттә авыручылар саны теркәлгән, әмма аның да Энтеровирус 71 чире булуын әле хәзер белгечләр ачыкларга тиеш.

2 май җомга көнне көньяккөнчыгыштагы Гуангдонг вилаятендә яшь ярымлык бала үлде. Бу инде чирнең көньякка таба таралуын күрсәтә, ди табиплар. Синһуа мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, баланың нәкъ шул кул, аяк һәм авыз эче чиреннән үлгәне ачыкланган.

Бу хәбәр Кытай хөкүмәтенә август аенда Олимпия уеннарына әзерләнгәндә генә тагын бер зур проблема тудырды.

Эпидемия 2003 елда булган дөньяга шаулаган САРС чире таралуын искә төшерде. Ул чакта Кытай ул чирнең үзендә тарала башлавын яшереп хәлне нык катлауландырган иде. САРС, ягъни халыкка күбрәк "кош кизүе" буларак билгеле булган чир белән 30лап илдә 8 меңгә кеше авырды, 750ләп кеше үлде.
XS
SM
MD
LG