Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:47

Мәскәүдә СПИДка каршы халыкара җыен бара


Мәскәүдә Көнчыгыш һәм Үзәк Европада СПИДка каршы көрәшкә багышланган халыкара чара башланды. Җыенда 50 илдән 2 меңләп кеше катнаша. Алар арасында сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр һәм табиплар бар. Чараны БМОның СПИД/AIDS программасы, халыкара оешмалар һәм Роспотребнадзор оештырган.

Интерфакс хәбәр итүенчә, Русиядә ВИЧ чире белән теркәлгәннәрнең саны 416 мең. Русия Европада иң тиз ВИЧ таралган илләрнең берсе дип санала. Русиядә чир иң күп наркомания аша тарала.

XS
SM
MD
LG