Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:00

Анда совет залимиятенең үз кешеләренә карата явызлыклары һәм аларны езәрлекләү тарихы язылып килде.

Нәкъ 40 ел элек шушы атнада Мәскәүдә 7 битлек бер язма тарала башлады. Сәхифә "Хроника текущих событий", ягъни "Агымдагы вакыйгалар елъязмасы" дип атала иде. Гади ишәйтү машинасында чыгарылган шушы басмада совет залимиятенең үз кешеләренә карата явызлыклары язылып килде.

15 ел дәвамында дөнья күргән барлыгы 65 чыгарылышы белән "Агымдагы вакыйгалар елъязмасы" миллионлаган данә белән таралган рәсми "Правда", "Известия" һәм башка шундый совет пропагандасы чаралары белән тигез булмаган, аяусыз көрәш алып барды.

"Яблоко" партиясенең җитәкчесе Григорий Явлинский, шушы самиздат басмасын чыгару Советлар берлегенең иң кырыс шартларында да ирекле мәгълүмәт агымын туктатып булмауны күрсәткән бер күренеш иде, ди.

Явлинский фикеренчә, "Агымдагы вакыйгалар елъязмасы" советларда кылынган җинаятьләр һәм гаделсезлек турында дәшми утыра алмаган кыю кешеләрнең батырлыгын гәүдәләндерә. Һәм бу кешеләр үзләренең шул язмышын белә торып сайлады, әмма шуңа да карамастан, алар мәгълүматнең иреклеген үз гөмерләренә караганда да югарырак бәяләде, ди Григорий Явлинский.

Агымдагы хәлләр елъязмасының беренче саны
30.04.1968
Шундый хроника, елъязма чыгару күренекле диссидент Наталья Горбаневская идеясе булып тора. 1968-нче ел Берләшкән Милләтләр тарафыннан Кеше хокуклары елы дип игълан ителгән була, һәм Горбаневская шуннан рухланып, совет илендәге үзгә фикерле кешеләрне эзәрлекләү очракларын теркәп, аларны киңрәк җәмәгатьчелеккә җиткерү уена килә.

Шушы эшчәнлеге өчен Наталья Горбаневская инде 1969 елда ук кулга алына һәм ике ел совет "психушка"сында үткәрә. 1975тә аңа Көнбатышка китү мөмкинлеге бирелә һәм хәзерге вакытта ул Парижда яши.

Горбаневская башлаган эшкә шунда ук башка диссидентлар, мисал өчен, Юрий Шиханович, Петр Якир, Сергей Ковалев, Татьяна Великанова кебекләр кушыла, "Агымдагы вакыйгалар елъязмасы" асылда ирекле фикердә, үзгә фикердә торучыларны бергә туплаган басмага әйләнә.

Шушы кулдан язылган һәм соңрак гади басма машиналарда ишәйтелгән язмаларда еш кына кырым татарларының Ватанга кайту омтылышлары, Мостафа Җәмил кебек активистларның эзәрлекләнүе, төрмәләргә ябылуы хәбәр итеп торыла.

Хроника алдан ук бары тик фактларны бирү, кыска булу максатын куя, анда җәелгән фикер, озын сүз, тәнкыйть яисә комментарий булмый. Бары тик хакимиятнең үз халкына каршы залимияте, явызлыгы күрсәтелә "Агымдагы вакыйгалар елъязмасы"нда.

Русиянең Мемориал җәмгыяте апрель аенда "Агымдагы вакыйгалар елъязмасы"ның 40 еллыгына багышлап махсус җыен уздырган иде. Анда Наталья Горбаневская да, чыгару эшенә булышкан башкалар да катнашты. Күренекле хокукчы, диссидент чагында шулай ук Хрониканы чыгаруда катнашкан Людмила Алексеева җыелган халыкка, "кеше хокукларын яклау эшендә мин күп нәрсә эшләдем, әмма шул гамәлләр арасында иң мөһиме, мөгаен дә, "Агымдагы вакыйгалар елъязмасы"ның беренче чыгарылышын бастыру булгандыр", дип белдерде. Алексеева фикеренчә, бу үзенә күрә аерым бер чор, бер дәвер башлау эше булган.


XS
SM
MD
LG