Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:16

Кабаева бите һәм Инет бәясе


“Үзе комсомолка да, үзе спортсменка да” булган Алина Кабаева.

“Үзе комсомолка да, үзе спортсменка да” булган Алина Кабаева.

Кияүгә чыкмаучы Алина Кабаева сайт ачты. «Таттелеком» Интернет бәясен төшерә. Ә кайсы чат телефон аша татарча җавап бирә?

Радионың Интернеттагы версиясе ныгый, шомара, кулланучылары да акрынлап арта бара. Радиога килгән хатлар арасында да Интернет кулланучыларныкы - күпчелек. Рәхмәт! Безнең хисләр - уртактыр дип өметләник! Сезнең өчен “Пәрәвез” радиоэфирда чыкмыйча торган 14 көндә булган кайбер веб яки технологик яңалыкларны да кабатлап узыйк. Аны Татнеттагы танышыбыз, “Bulmas.ru” хуҗасы Рүзил Мөхетдинов белән бергә санап чыгарбыз.

“Төп-топ” хәбәрләр

“Bulmas.ru” хуҗасы Рүзил Мөхетдинов.

- Рүзил әфәнде өчен “төп-топ” хәбәрләр нинди?

- 3. Мин инде матур кызларны яратам. Шуларның берсе сайт ачты. Ул матур, уңышлы, шаярып әйтсәк “үзе комсомолка да, үзе спортсменка да” булган Алина Кабаева. Татарстан аша Думага узган кыз бала. Соңгы арада аны инде Русия Президентына гайбәтчеләр кияүгә биреп тә алды. Әллә тәэсир иткән, Алина Кабаева шул арада сайт та ачып куйды.

- 2. Президент Путин гимнастика буенча олимпия чемпионы Алинә Кабаевага өйләнергә җыена, дип язып чыккан “Московский корреспондент” газетасының исә киләчәге кыл өстендә булды. Сирәк-мирәк калган бәйсез чыганакларны да Кремльгә бәйле төркемнәр сатып алып бара.
Интернет бердән-бер бәйсез мәгълүмат чыганагына әйләнеп бара кебек. Ләкин хәзер анда да рәсмиләр чикләүләр кертү турында уйлана, диелгән Freedom House атлы тикшеренү хезмәте хисабында. Бу турында "Азатлык" радиосы берничә мәртәбә хәбәр итте инде. Димәк Интернетка да “чират” җитә ала.

- 1. Юксыл халкыбызга шатлыклы хәбәр. «Таттелеком» Татарстан районнарындагы монополист провайдер Интернетка тоташкан өчен бәяләрне ике тапкырга якын итеп киметте дип чыганаклар хәбәр итә. Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов: "Интернет өчен түләү Татарстанда бик кыйммәт",- дигән иде. Сезнең радио әйткән иде моны. Министр фикеренчә, кулланучылар саны нәкъ шул сәбәпле тиз генә арта алмый. Инде хәзер хөкүмәт үз провайдеры аша бәяне киметергә тели. Аңа карап башкалары да бәяне киметә башлар дип көтәм.

"Песи баласы" татарча чатта утыра

- Рүзил, ә үз проектларың арасында нинди яңалыклар бар?

- “Bulmas.ru” сайты чат ачты. Ул бүген бердәнбер даими татарча туган телдә хезмәт күрсәтүче чат булып тора. Шуңа агылып татартелле яшьләр керә башлады. Башта офислардан кисеп тордылар. Аннары без җиңел кертүче версияны ясап куйдык. Аны мин "Песи баласы" атлы кулланучы бер кызга багышлап ясадым. Шулай иттереп “Tatarland.ru” аралашу сайтында урысча аралашып утыралар да, безгә кереп татарча сөйләшә башлыйлар. Димәк проектларны без татарча ясарга, кулланучыларны үзебез татарча сөйләшергә өйрәтергә, үзебез үк чакырырга да Шулай ук аңа кесә телефоны аша да кереп була.

- Ис китәрлек, шушы гомер татарча гына эшләүче чат юк иде мени?

- Юк. Бар иде урысча эшләүче татар чатлары, яки халык керми торганнары гына.

Кайда кем ничек туслана?

Киләсе пәнҗешәмбедә Рүзил Мөхетдинов Казандагы “Шәрык” клубында очрашу ясарга җыена. Ә бу җомгада Казанда шәрык стилендәге Тукай сәгате янында “Vkontakte.ru”ның татар йөзен яхшыртып ясаучылар очрашты. Шулай ук бу урыс аралашу сайтында украин телендәге ысуллар белән язышучы төркем дә бар.

Татартелле мәгарифче һәм веб-мәърифәтче, Belem.ru хуҗасы Раил Гатауллин.

Балагыз өйрәнсен, татарча җырларга!

Татартелле мәгарифче һәм веб-мәърифәтче Раил Гатауллин исә “Matbugat.ru”да рэп-язма бастырды.

“Татар телен укытам

Башкалам Казанда

Өйрәтәм татарча

Уйларга, язарга.

Тормыйкчы без каршы

Барасы юлларда

Балагыз өйрәнсен

Татарча җырларга

Татарча сөйләргә,

Татарча уйларга!”

XS
SM
MD
LG