Accessibility links

Кайнар хәбәр

Toolbar аша кара!


Рафил Сәләхетдин яраткан сайты өчен “Тоолбар” ясап куйган.
Рафил Сәләхетдин яраткан сайты өчен “Тоолбар” ясап куйган.

Рафил Сәләхетдинов Toolbar ясап куйган. "Агызып" алып куллана аласыз. Кемгә кызык, языгыз, файдалы киңәшләр көтәм. Бергә яхшырак итеп ясыйк", - ди ул.

Төп сүзне бу юлы да радионың Интернеттагы версиясе тирәсенә юнәлтербез. Хат язучылар арасында да Интернет кулланучы шактый. Әйтик Сургут ягындагы күпләргә таныш тыңлаучыбыз Равил Сафый шатланып санак алуын һәм Интернет аша карый башлавын әйткән иде инде. Ул моны форумда да язып күрсәтеп тора хәзер. Шулай ук узган атна ахырында безнең сәхифәгә Белорусия хакерларыннан атака да булып алды. Кулланучыларны бу да борчуга салган.

Рәхмәт, янда булуыгыз өчен!

Арагызда белемле, иманлы, кызыксынучан кешеләр булуы да сөендерә. Әйтик Татарстаннан Рафил Сәләхетдинов (Сәләхетдин) шундыйлардан. Ул яраткан радиосы, дөресрәге сайты өчен ярдәмче-корал ясап куйган. “Тоолбар” дип атала. Күбебез Интернетта беренче адымын ясый. Ул нәрсәне ныграк аңлар өчен без сораулар бирдек.

Күпләр әле Интернетка тоташмаган да бер вакытта, анда инде үзенең татарча “кулибиннары” пәйдә булды. Бу турыда “Пәрәвез” даими хәбәр итеп тора. Безгә Интернеттагы бушлай таратылучы программаларны куллану серләрен әйтеп күп хатлар да килә.

Әйтик, сайтыгызны кайдан караганнарын яки тыңлаганнарын башкаларга күрсәтәсегез килсә, кулланучыларның IP-адресларына нигезләнгән бушлай график харита сервисын кулланыгыз, дип Фәрхәд Фаткуллин язган иде.

Рафил Сәләхетдинов Toolbar ясап куйган

Ә Татарстандагы Рафил Сәләхетдинов исә Toolbar ясап куйган. Аның адресы да бик гади, безнең веб-сәхифәнекенә ошаган: azatliq.toolbar.fm. Шуңа кереп, карап, күчереп, эшләтеп бәя бирә аласыз. Toolbar, аны ничек “тешләп” карап була?

“Toolbar белән бер мөселман сайтына керә башлагач таныштым. Рәхәт әйбер ул. Гел бер сайтка эзләп кереп карап торасы юк. Эш өстәлендә мониторда тора. Шунда күренеп тора: яраткан сәхифәңдә ниләр булганы. Әйтик “Азатлык” радиосына да мин һәрвакытта кереп карап торасым килә, әмма бу кыйммәткә төшә яки вакытны ала. Ә мин үземә ясап куйган Toolbarым исә Сездә яңа эленгән хәбәрләрне күрсәтеп тора. Шуннан гына әле чиртеп тыңлап та карап та була. Башка мөмкинлекләре дә бар.

Гадәттә саллы фирмалар яки сайтлар үз Toolbarын үзләре бушка тәкъдим итә. Әйтик Google Toolbar бар, ул инде данлыклы порталны кулай тоташтырып күрсәтә, үзенчә эшли ала. Аны бушка гына миңа яки Сезгә дә агызып алырга була. Ул Google браузерларына, инструментларын юлны кыскарта, гадиләштерә.

Rambler.ru, Yandex.ru кебек порталларда да ул бар. Шулай ук Интернетта бит тормыш кайный. Әйтик финансистлар да шул Toolbarлар аша тиз арада бәяләрне, ә мөхәррирләр хәбәрләрне белеп тора. Аның өчен даими эшне бүлеп сайтларына да кереп эзләп торасы юк.

Аларны куярга яки ясарга өйрәнер өчен мондый өйрәткечләр дә бар", - ди Интернет почтабызга даими киңәшләре һәм фикерләрен язып торучы Рафил Сәләхетдин.
Ул, әзер өлгеләр дә бар, ди. "Шуларны кулланып җиңел генә ясадым",- ди.

Финанс дигәннән

Әйтик Интернетта кызу гына эшен алып баручылар өчен MICEX Toolbar дип аталганы күпләр күзенә “акча янчыгы” булып күренгән Мәскәү банк валюта биржасы кебек системаны күрсәтеп тора. Замана брокеры, инвесторы, кыйммәтле акцияләрне тотучы өчен ул алыштыргысыз корал да була ала.

Gmail.comда адрес алу ник кирәк?

Ә Рафил ясаган Toolbar исә татарча “аңлавы” белән кадерле. “Камил түгел. Кемгә кызык, языгыз, бергә яхшырак итеп ясыйк. Адресым: rafilsalahutdin (@) gmail.com” – ди ул.

Рафил Сәләхетдин хат тартмасы ачкан почта порталында мин дә ниһаять адрес ачтым. Gamilnur(@)gmail.com. Күптән кыстаганнар иде. Рәфис Җәмдихан аны: “Бик ышанычлы, ят күзләр керә алмый торган почта”, - дип мактаган иде. Рүзил Мөхетдинов та, студиягә килгәч мактап утырды. “Ышанычлы”, - дип. Gmail.comда адрес алу элек катлаулырак иде, хәзер гадиләшкән. Шулай ук андагы тартмада күләм башкалардан күберәк. Димәк курыкмыйча фото, видео, аудио да тутырырга була.

Ярар алайса, әлегә gmail.com кебек почта тартмаларында яки Toolbarлар аша кереп безнең форумда аралашып, хәбәрләшеп торыйк. Сау-сау!

XS
SM
MD
LG