Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:22

Русиялеләрнең яртысы бу илдә яшәү отышлы булачак дип саный, ә 28% моңа ышанмый. Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү Бөтенрусия үзәге уздырган сораштыру шуны күрсәткән.

Сораштыруда 46 төбәктәге 1 мең 600 кеше катнашкан. Һәм андагы халыкның 30 проценты Русиядә яшәүне отышлы итү өчен тормыш шартларын яхшыртырга кирәк дигән. Аерым алганда, алар икътисадны үстерү (9%), эшкә урнаштыру өчен мөмкинлекләр тудыру (7%), торак мәсьәләсен хәл итү (5%), бушка белем алуны булдыру (4%), кешеләрне социаль яклау өлкәләренә игътибар бирергә кирәклекне әйткән. Һәм Русияне “артта калдыру” сәбәпләре дип коррупция, хакимиятнең һәм чиновникларның башбаштаклыгы (15%), илдә тәртип булмау, хәерчелек (11%) аталган.

“Азатлык” радиосы Татарстандагы бер район халкыннан сораштыру уздырды. Республикада яшәүне отышлы итү өчен ниләр эшләргә кирәк дигән сорауга җаваплар түбәндәгечә булды:

- Илдә тәртип юк. Гаилә башы исерек булганда ничек, менә Русия дә шундый хәлдә. Эшләгән кешегә акча юк. Аны я бик аз бирәләр, яки банкта берничә ай әйләнештә йөртәләр. Шулай итеп кулга кергәндә ул акчаның бәясе төшкән була. Сайлауның икенче көнендә үк ипигә бәяне 25% күтәреп куйдылар. Пенсионерларга яшәве авыр, чөнки акча газга, утка китеп бара. Хәтта тирес түккәнгә генә дә 40 сум алалар хәзер.

- Балаларны югары уку йортына кертә алсак яхшы булыр иде. Чөнки хәзер бөтер җирдә ришвәт бирергә кирәк. Хәтта эшкә дә ришвәт бирмичә урнашып булмый. Җирле җитәкчелек безнең өчен кайгыртмый, ул күбрәк чәчеп, күбрәк акча эшләү ягын гына карый.

Тормышны яхшырту турында сайлау вакытында гына искә төшерәләр, ди халык
- Авылларда, районнарда эш урыннары булдырсыннар иде. Хәзер мәктәпләрне кыскарталар. Авыл кешесенең баласын әллә ничә чакрым еракта булган авылга яки районга чыгарып җибәрәсе килми. Моннан тыш, китапханәләрне бетерәләр, ягъни берничә авылга гына берне калдыралар. Шулай ук медицина пунктлары бетерелә. Авыл халкын эшсез калдырабыз дип куркыта җитәкчеләр. Сайлауга баргач та үз теләгең белән сайламыйсың, кушып сайлаттыралар.

- Күбрәк эшләүчегә күбрәк хезмәт хакы түләсеннәр иде. Шул акчага ничек тә яшәр идек.

- Авыл җирендә яшәп, тавык-чебеш асрамаган кешене күз алдына китерүе бик авыр. Әмма хәзер ашлыклар бик кыйммәт. Шуңа төрлекләр асрап булмый.

- Менә районда бала тудыру йортын бетермәкче булалар. Бу бит инде районны тарату. Киресенчә, кешегә эш урыннары булдырырга кирәк, ягъни зур кибетләр ачсыннар иде.

- Казанга күчәргә кирәк, чөнки монда канун юк, җитәкчеләр үзләре теләгәнчә “биетә”.

- Хастаханәләрдә табиблар “кешечә” карасыннар өчен ришвәт бирергә кирәк.

- Мин 72 яшемдә булсам да каравылчы булып эшләп йөрим, чөнки хатыным авырый, акча җитми. Шул җитмәгәнгә аптыраган.

Гомумән халыкның күпчелеге яшәүне отышлы итүне - җитәкчеләрдә күрә. Моннан тыш, сораштыру күрсәткәнчә, Русиядә табигать байлыклары күп, шулай ук аның җир мәйданнары да зур һәм шуңа бу илдә яшәү отышлы булачак дип уйлаучылар да бар.

XS
SM
MD
LG