Accessibility links

Кайнар хәбәр

Машинада сәгать ярымнан артык йөрмәгез


Игътибарсыз кеше казага ешрак очрый. Әмма моны төзәтү юллары да бар. Яңа тикшеренү нәтиҗәләре игълан ителде.



"Psychology and Behaviour" журналында Тайваньда үткәрелгән бер тикшерү нәтиҗәләре турында язып чыкканнар.

20-26 яшендәге 30 машина йөртүчене 90 минутка "руль-симулятор" каршына утыртканнар.

2 чакрым "юл" үткән саен машина йөртүчеләрнең реакциясе тикшерелгән. Йөртүчеләр экранда чыккан кызыл тамганы күреп бер төймәгә басарга тиеш булган.

Тикшерүчеләр, бер сәгать тә ун минутлы юлдан соң машина йөртүчеләрнең реакциясе 0.3 секундка әкренәйгәнен сизгән. Сәгатенә 100 чакрым тизлек белән барган юлда бу вакыт – тормозга 8 метр узгач кына басуны аңлата....

Машинада күп йөрүчеләргә реакцияләрен тизләтү ысуллары тәкъдим ителә.

Игътибарсыз кешеләр казага күбрәк очрый

"Һәр унынчы кеше тумыштан игътибарсыз була. Яшь чакта андый балаларны "тынычсыз" балалар диләр. Үскәч мондый кешеләр юл казаларына ешрак эләгә", - ди Чехиядәге "Биофидбэк" Институты җитәкчесе Йиржи Тыл.

Ләкин бу проблеманы төзәтеп тә була икән. Машинада йөрүне хәтерләткән тренажерлар ярдәмендә баш миендә барган эшчәнлекне компьютерга күчереп аннан уен ясап була.

"Уенда машина йөртүче игътибарын әз генә югалтан мизгелдә каршы якка чыга. Юлга булган игътибар дәрәҗәсе тизлеккә дә йогынты ясый, " – ди галим.

Машина хәлегезне белеп торыр


Lexus машиналары хәлегезне белеп торачак
Хәзер юлда кешеләрнең хаталарын һәм игътибарсызлыгын машиналар да күзәтә алачак. Мисал өчен Lexus ширкәтенең LS 460 машинасына "PCS" (Personal Communication Services) дигән җиһаз урнаштырыла.

Радар кебек махсус бу җиһаз машина йөртүченең хәрәкәтен, башын ничә тапыр кайсы якка боруын күзәтә. Әгәр дә йөртүче каршына башка машина килеп чыкса, ул чакта йөртүче башын башка якка борган булса, әлеге җиһаз йөртүчегә үз сигналларын җибәрә. Ул машинаны үзе әкренәйтергә мөмкин. Аңа да игътибар булмаса бу җиһаз йөртүченең каешларын ныграк тартып машинаның бәтенләй туктавына китерә ала.
XS
SM
MD
LG