Accessibility links

Мьянмарда табигать казасы корбаннары арта


Мьянмарда булган тропик циклонда үлгәннәрнең саны 22 мең дип исәпләнә. Дәүләт телевидениясе хәбәр итүенчә, Ираведи вилаятендә генә 10 меңнән артык кеше һәлак булган.

Илнең хәрби җитәкчелеге халыкара һуманитар ярдәмнән баш тартмаячакларын белдерде. БМО хәбәр итүенчә, коткару һәм ярдәм оешмалары хәзер Мьянмарга керү рөхсәтен көтә.

Шимбә көнгә планлаштырылган конституция турындагы референдум казада зыян күрмәгән төбәкләрдә үтәчәк, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG