Accessibility links

Кайнар хәбәр

Спам "чүп" хатларга 30 ел


1978 елның 3 маенда Арпанет челтәрендә беренче тапкыр 400ләп спам "чүп" хат җибәрелгән булган. 30 ел эчендә спам-хатлар җибәрү табышлы эшкә әйләнде. Мондый хатлар электрон почтаның 80% тәшкил итә.

Федераль Тикшерүләр Бюросы (ФБР) мәгълүматларына караганда, 2007 елда спамерлар 200 миллион доллар акча эшләгән. Күп илдә спамнарга каршы канун кабул ителсә дә, гамәлдә "чүп" хатларга каршы көрәш ысуллары нәтиҗәле түгел, дип хәбәр итә ББС радиосы.
XS
SM
MD
LG