Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:39

Татарстан халкы Казан Кирмәне UNESCO исемлегеннән төшеп калачак икән дип шау бетә. Чөнки бу тарихи урынга ук терәлеп аның манзарасын ябып биналар төзелә.

Ә Росвязьохранкультурының Татарстан бүлеге башлыгы урынбасары Салават Садретдинов әйтүенчә, әлегә бу хакта алай ук хәвефләнергә иртәрәк һәм иртәгә үк UNESCO комиссиясе дә көтелми. Шулай да итәкләрне җыярга вакыт җиткән икән. Казан Кирмәне UNESKOның “кызыл исемлеге”нә керергә мөмкин.

Кирмән күренешен каплаучы йортлар

“Кирмән янында биек йортлар төзелсә, UNESCOдан комиссия килеп, кисәтү ясап кызыл исемлеккә кертәләр. Һәм исемлектән төшеп калу куркынычы янавын белдерәләр”,- ди Салават Садретдинов. Казан Кирмәненең уң ягында ук “Антика” ширкәте бик кыйммәтле йортларның өченчесен төзеп бетереп килә инде. Казанда эленгән зур игъланнар хәбәр итүенчә, фатирларның соңгылары сатыла. Бу йортлар белән Казан кирмәне арасындагы урында тагын бер зур төзелеш булачагын белдереп, субайлар кагалар. Монда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасы булачак.
Россвязьохранкультура, бу проблемалар турында Татарстан президенты һәм хөкүмәткә махсус хатлар җибәреләчәк дип белдергән иде. Күрәсең, шау-шу тугач эшләр зурга киткән ахыры. “Министрлар кабинетыннан кешеләр килде. Сөйләшә башладык. Андый хат хәзер кирәкми дә. Бөтенесе белә. Безгә шалтыраталар. Бу проблемаларны Республика хәл итергә тиеш. Уртак тел табып була, карарга кирәк”,- ди Салават Садретдинов.
Ни өчен бу шау-шу Кирмәннең борын төбендә үк субайлар сугыла башлагач кына туган соң? Баксаң, UNESCO таләпләренә күрә, 2004 елда ачылган “Мираж” кунакханәсе дә, 2002 елда беренче кунакларын кабул иткән “Парус” рестораны да, шул ук елны сафка кергән мәдәни-күңел ачу үзәге “Пирамида” да төзелмәскә тиеш булган. Кирмән UNESCO исемлегенә 2000 елның 30 ноябрендә үк кертелгән иде.
Әгәр дә Россвязьохранкультураның Татарстан идарәсе 2008 елның февраль башында гына эшли башламаган булса, Кирмәннең саклау өлеше дип аталган урынга тагын әллә ниләр корылган булыр иде, мөгаен. Идарә вәкиле Салават Садретдинов белдерүенчә, алар кануннарның үтәлешен тикшерүче әлегә яңа оешма.
Халыкара таләпләр буенча UNESCOның дөнья мәдәни мирасы исемлегенә кергән тарихи истәлеккә ия урын бөтен яктан да яхшы күренеп торырга тиеш. Аның тирәсендә яңа корылмалар төзү бөтенләй тыела. Бары тик моңа кадәр булганнарын гына төзекләндерү, ягъни сипләү рөхсәт ителә.
Айрат Ситдиков
“Казан Кирмәне” музей тыюлыгы мөдире урынбасары Айрат Ситдиков әйтүенчә, ак таш диварларга кадәр булган өлеш кенә алар җаваплылыгында. Бу хәлләрне ул шау-шу буларак кына бәяләде. Кирмән идарәсе бүгенге көнгә бу проблемага мөнәсәбәттә бернинди кисәтү дә, күрсәтмә дә алмаган.
UNESCO да булу Кирмәнгә нәрсә бирә соң? “Матди яктан файдасы юк. Әмма дөньяда танылган һәйкәлләр арасына керүендә генә әһәмияте бар аның. Шуңа таянып туристларны җәлеп итү ягын әйтергә мөмкин”,- ди Айрат Ситдиков.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Кирмән янында ук төзелеп килә торган бинасының хәлләре алга таба ничек булыр? Бу эшләргә министрлыкта Миңсәгыйр Нуретдинов җаваплы. Сишәмбе көнне министрлыкның мәтбугат үзәгеннән: “Сез бүген аны тота алмассыз. Ул төрле киңәшмәләрдә”,- дип белдерделәр. Шушы бина мәсьәләсенә кагылышлы утырышлар икәнлеген дә кире какмадылар.
Кирмән язмышы ничек төгәлләнер соң? Ул тирәдә тагын йортлар салынырмы? Тарихи корылма буларак саклану өлешенең чиге кай төштә билгеләнер? “Саклану өлешләрен көйләргә Республиканың вәкаләтләре бар. Һәйкәлләрне саклау өлеше дигән документ була. Аны канун, фәрман, яки карар белән раслыйлар”,- ди Россвязьохранкультураның Татарстан бүлеге башлыгы урынбасары Салават Садретдинов.

XS
SM
MD
LG