Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:56

Медведев Кремльдә үткән тантанада Русиянең өченче президенты буларак президент анты бирде. Путин премьер-министр итеп билгеләнер дип көтелә.



"Русия Федерациясе президенты вазыйфаларын башкарганда кеше һәм ватандаш хокукларын хөрмәт итәргә һәм сакларга, Русия Федерациясе конституциясен үтәргә һәм якларга, дәүләтнең суверенлыгын һәм бәйсезлеген, иминлеген һәм бербөтенлеген сакларга, халыкка тугры хезмәт итәргә дип ант итәм," – диде Медведев.

Хакимияттән китүче президент Владимир Путин Медведевны үзенең варисы буларак тәкъдим иткәннән соң, март башындагы президент сайлавында 42 яшьлек Медведев 70 проценттан артык тавыш җыйды.

Шулай ук сәясәтчеләр, бу көнне Владимир Путинның да премьер-министр вазыйфасына рәсми билгеләнер дип көтә.

Русиянең җәмәгатьчелек фикерен тикшерү үзәге мәгълүматларына караганда Медведев президент булгачтын ук, аның популырлыгы үсә башлый, Путинныкы киресенчә, бу турыда сәясәт белгечләре дә фараз кыла.

Русия Дәүләт Думасында исә, барлык депутатлар да Путинны премьер-министр итеп күрергә теләми, беренче чиратта бу КПРФ фиркасеннән булган депутатлар. Шушы көннәрдә илнең коммунистлар фиркасе башлыгы Геннадий Зюганов белдергәнчә, Путин премьер булганчы Дума депутатлары белән очрашып сөйләшергә тиеш. Әмма ничек кенә булмасын, Думадагы КПРФ фиркасе депутатлары Путинның премьер булуына һәрвакыт каршы булачак, дип белдергән ул.

XS
SM
MD
LG