Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сөйләсеннәр әйдә, Динара!


Динара Сәләхова
Динара Сәләхова

Дүшәмбе кичен Русиянең “Беренче канал”ында Андрей Малаховның “Пусть говорят” тапшыруныда Казанда яшәүче милләттәшебез Динара Сәләхова да катнашты.

Тапшыруның темасы - “Мин түрә, ә син кем соң?”. Андрей Малаховның “Пусть говорят” ток-шоуы популяр тапшыруларның берсе булып санала. Әлеге тапышыруны әзерләүчеләр Динараның эротик рәсемнәр бәйгесендә катнашканы өчен эшеннән куылу тарихы белән кызыксынып, аны Мәскәүгә чакыра. Иң югары рейтинглы тапшыруны алып баручы Андрей Малахов студиягә Дәүләт Думасы депутаты Сергей Абельцев, атаклы кино артисты Александр Самойловны, күренекле режиссер Виктор Мережконы, Виагра төркеменнән куып чыгарылган чибәр җырчы кызны белгеч, ягъни эсксперт сыйфатында чакырган иде.
Андрей Малахов


Миллионлаган тамашачылар чибәрләр бәйгесенә фотосурәтен җибәргәне өчен Динара Сәләхованы Татарстан эш берлекләре федерациясендә эшләгән җиреннән китәргә мәҗбүр итү тарихын тыңладылар. Шунда ук экранга Динараның бәйгегә җибәрелгән рәсемнәре күрсәтелде. Экспертларның фикере аерылды. Берәүләр, Динараның халык белән эшли торган профсоюз оешмасындагы мәгълүмат үзәгеннән куылуы аның җитәкчеләре өчен хурлык дип саный. Дәүләт Думасы депутаты Сергей Абельцев мөселман традицияләре киң таралган Татарстандагы рәсми оешма вәкиле мондый эротик рәсемгә төшеп, дөньяга күренергә тиеш түгел дигән фикерен әйтте.

Озак сүз көрәштергәннән соң, Динарага чәнечкеле сорау бирүче кыз, аңа ничә яшь булуын сорады. Гүзәл һәм кызыктырырлык тәнле Динараның 41 яшьтә булуын ишеткәч, студиягә килгән йөзләрчә кеше ах итте. Мондый дан алганга горурланырга кирәк дип санаучылар да табылды студиядә. Андрей Малахов Казан шәһәр администрациясенең кадрлар бүлеге җитәкчесе Гөлнара Мусинага Динараны эшкә урнашырга ярдәм итәргә тәкъдим ясады.

Соңыннан экспертлар Динарага шундый бәйләнчек кешеләр эшли торган оешмадан котылуына шатланырга кирәк диделәр. Яңадан чакырсалар да кабат анда кайта күрмә дип киңәш бирделәр. Хезмәт урынында чибәр ханымга шундый мөнәсәбәт күрсәткән җитәкчене Татарстан профсоюзы рәисе, Бердәм Русия фиркәсенең республика исемлегендә иң югары өчлеккә керүче Татьяна Водопьянованың исеме телгә алынмады тапшыруда. Бары тик җитәкче ханымның шушы гамәлен аноним рәвештә тәнкыйтьләделәр. Динара Сәләхова бу тапшыру эфирга чыкканнан соң “Азатлык” радиосына менә нәрсәләр әйтте:

Динараны эштән китәргә мәҗбүр иткән фотоларның берсе
“Мин ул тапшыруга өметләнеп яшим. Әле вакыт күп узмады, шунлыктан әллә ни рекция сизелми, бераз көтергә кирәктер дип уйлыйм. Менә кичә хәттә чит илләрдә яшәүче дусларым тапшыруны карагач, шалтыратып бу мәсьәләгә үз фикерләрен белдерде. Аларның барсы да мондый хәлнең булуына исләре китте. әмма эш тәкъдим итеп шалтыратучылар әлегә күренми, бәлки вакыт та кирәктер моңа, көтәм, өметләнәм. Минемчә, безнең республика зур авыл кебек. Авылда исә бөтен кеше бер-берсен белә. Шунлыктан акчалы, әйбәт эш табуы бик кыен. Мине болай да журналист буларак күп кеше белә иде, ә хәзер инде бөтен Русиягә чыгыш ясагач, бөтен ил белә дияргә була. Әлегә көтәргә генә кала инде, бәлки эш тә тәкъдим итәр, ә бәлки берәр кеше телевизор экраны аша гашыйк булып, кияүгә чыгарга тәкъдим ясар. Хәтта чит төбәкләрдә эш тәкъдим итсәләр дә китәр идем”.


Динара Сәләхова 41 яшендә дә яшь кызлар кебек чибәр, булдыклы, кыю, әмма аңа лаеклы эш яки яклаучы ир кеше табылырмы юкмы, билгесез. Ә менә Дәүләт думасы депутатлары булган Светлана Хоркина, Алинә Кабаеваның реклама өчен төшкән рәсемнәре кулдан кулга таратылса да, аларга тел тидерүче, моның өчен эштән алучы булмады, ди Динара Сәләхова.
XS
SM
MD
LG