Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:00

Казан халкы чүпне аерырга әзер түгел әле


Урам себерүчеләрнең кулы җитмәгән урыннар чүплеккә әверелә

Урам себерүчеләрнең кулы җитмәгән урыннар чүплеккә әверелә

Казан халкын чүпләмәскә өйрәтүгә шактый вакыт китәчәк әле ди, җитәкчеләр. Ә әлегә Казанда чүптән акча эшләргә җыеналар

Газеталар язганча, Казандагы һәр кешедән көн буена бер килограммап чүп җыела. Пластик капчыклар, сигарет каплары, су шешәләре, тартмалар, ашамлыклар һәм башкалар.
Казанда чүпне төрләргә аерып салу өчен 3-4 төрле чүп савытларын куюны иртәрәк дип саныйлар. Казандагы халык, Европадагы бу тәртипкә әле әзер түгел. Татарстан президенты да шул фикердә тора. Казандагы чүп эшкәртү корылмасында йөргәндә ул, җирле мәгълүмат чараларына, халыкны тәртипкә өйрәтергә кирәк башта, дип белдерде.
Чүп савытлары Казанда барын бар, күп фатирлы торак йортларның ишек алларына куелган алар, әмма алар да тула, алар тирәсендә дә, һәр ишек төбендә дә чүпләр өелеп кала.
Машинада барганда сыра шешәләрен тәрәзәдән генә теләсә кайда тондыру, сигарет капларын урам уртасында ташлап калдыру, тәмәке төпчекләрен җиргә ташлау, теләсә кая төкерү һәм яшәгән өйнең ишек алларыннан туалет ясау белән казанлыларны шаккатырып булмый.

Ә читтән килүчеләр гаҗәпләнә, Казандагы бер чарага Мари Эл республикасы башкаласыннан килгән кунаклар, “Азатлык” хәбәрчесенә, "бигрәк пычрак икән Казаныгыз", дип әйтеп киткән иде.
Казанның үзәк урамнарын чиста, пөхтә тотарга тырышылар, ә торак йөртларга, карангырак почмакларга урам җиештыручыларның кулы җитмеме, анда яшәүчеләр пычратып өлгерәме, билгесез. Әмма чүп өемнәрен күп җирләрдә күрергә була әле.
Бу шартларда, чүпне эшкәртүче технологияләрнең килүе, авангард, тормыштагы тәртиптән бер ничә адым алдарак бару булып күренә.
Әлегә Президент халыкны тәртипкә өйрәтергә кирәк дисә, икенче адым итеп, чүпне төрләргә аера башлау булырга мөмкин, ди ул. Күп кенә Европа илләрендә чүпне төренә карап, кагазьме ул, пластикмы, металлмы, бозылган азык-төлекме, төрле тартмаларга салалар.
Заманында чит илдән бу тәртипне күреп кайткан Норлат районы башлыгы Фатих Сибгатуллин үзенең район үзәгендә чүпләрне аеру сәясәтен башлаган иде. Башка җирләрдә дә мондый тәртипне кертеп карадылар. Әмма бу әйбернең гадәткә кереп китүе турында әйтергә иртә әле.

Татарстанның табигатьне саклау хезмәтләре дә, чүпне теләсә кая өеп кую гадәте белән даими көрәш алып бара. Урамнарда да, урманнарда да зур чүп савытларын куып чыга. Тик чүп анда барып җитми. Һаман да халыкның тәртипне яратып бетмәү комачаулый диләр.
Татарстанның иң югары җитәкчеләре чүп эшкәртү корылмасында
Казан тирәсендә эшли башлаган чүп эшкәртү корылмасы, башкала урамнарын чиста,пөхтә тотарга ярдәм итәрме, юкмы, әлегә әйтеп булмый.
Казан урам җыештыручылары җыйган, машиналар китергән чүпне, чүп эшкәртү корылмасында махсус кешеләр аерып тора. Казаннан көненә меңләп тонна чүп чыгарыла диелә, ә яңа ачылган корылмада аның яртысы генә эшкәртелә. Италиядән китерелгән җиһазларда шушы чүп йөмнәрен кәгазь, пластик, пыяла, метал, барлыгы 15 төрле фракциягә аералар, икенче тапкыр куллана алырлык чималга әверелдерәләр. Аларны сәнәгать оешмаларына җибәрәләр. Шулай итеп, Казан халкыннан калган чүптән акча эшлиләр.
Казанда, ел ахырына шундый тагын бер корылма ачылак икән. Чүп эшкәртү, шактый уңышлы бизнес булуына охшаган, “Коммерсант” газетасы хәбәр иткәнчә, җиһазларның бәясе 7 ел эчендә кайтачак.


Левченко авылындагы чүп эшкәртү корылмасы
Корылмаларның бәясе 40 миллиард сум тирәсе дип исәпләнә. Бу акчаларны чит ил ширкәтләре бирергә әзер, чөнки алар чүп эшкәртү бизнесын бик файдалы, керемле бизнес дип саный, дип яза “Коммерсант” басмасы.

XS
SM
MD
LG