Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннар универсиада өчен юлга чыга


Татарстан спортсменнары Казаннан Брюссельгә йөгереп барачак. 9 майда старт алып, 4 мең чакрым араны алар 3 атнада узарга ниятли.

14 йөгерүче Казанның 2013 елгы универсиаданы үткәрергә әзер шәһәр икәнен шулай итеп күрсәтергә тели.

Казан - Брюссель халыкара марафонының җитдилеген һәм әлеге йөгерүнең төп әйдаманнары кемнәр икәнне “Азатлык” радиосына яшьләр эшләре спорт һәм туризм министры болай аңлатты:
- Марафон үткәрњ яшь спортсмен студентлардан килгән идея. Әлбәттә, без моны бик хуплап күтәреп алдык. Рөстәм Нургалиевич Мићнеханов та, Илсур Рәисович Метшин да, Вячеслав Александрович Фетисов та хәер – фатихаларын бирделәр. Шуңа күрә монда каршы килүчеләр булмады.
Марат Бариев безгә шулай ук 2013 елгы универсиаданың Казанда булуын теләпКытайның рәсми рәвештә яклап чыгуын да искә алды:
- Турыдан-туры бөтен дөньяга “Без Казан яклы!” – дип әйтүчеләр Кытайлар булды. Бу хакта Худзен Тао узган ел Казанга , Русиягә килгәндә Путинга да әйткән иде. Калган илләр белән дә эшлибез, информация бирәбез – диде министр Марат Бариев.
Казан - Брюссель халыкара марафоны ярдәмендә Кытайдан кала башка илләрдә дә Татарстан башкаласы универсиаданы үткәрергә лаек дигән яклау табыр дип ышана әлеге йөгерүне оештыручылар.
Брюссельгә кадәр йөгерү 9 майда Казанның Ярминкә мәйданында сәгать 11дә старт ала. 14 йөгерүче 4 мећ км.га якын араны 3 атнада үтәргә ниятли. Маршрут алдан тикшерелгән һәм ул Татарстан спортсменнарына таныш икән. Алар Русиянең 22 шәһәре һәм Белорусия, Польша, Германия, Франция, Бельгия аша узып 29 майда Брюссельгә килеп җитәргә тиешләр.
Марафонда катнашучы 14 йөгерүче арасында 9-ы Казанның югары уку йортлары студентлары, күбесе Татар дәүләт педагогика университетың физик тәрбия факультетыннан. Командадагы гомүми халык саны саны 24 икән, 14-е йөгерүчеләр булса, калганнары табиплар, юлда кирәкле кешеләр.
Төрле шәһәрләр аша үткәндә Татарстан командасы Русия байрагы белән генә
Марат Бариев марафонның уңышлы үтәчәгенә ышана
барачакмы, әллә икесе белән дәме дигән сорауга Марат Бариев болай диде:
- Әйе, анда байраклар да, Татарстан, Казан турында реклам материаллар да була. Безнең төп максат – Казанны, Русия – Татарстан яшьләренең спортта актив булуларын күрсәтү. Пропаганда ягыннан бу бик зур вакыйга һәм бик сыйфатлы эшләнер дип ышанам.
Халыкара Казан - Брюссель марафонының бюджете 4 млн. ярым дип исәпли оештыручылар. Йөгерүчеләр акча алмыйлар , алар чын күңелдән шәһәр даны өчен йөгерәчәкләр икән.
Журналистрлар белән очрашуда марафонда катнашачак кызларны да алып килгәннәр иде.
“Без 4000 км.га якын араны үтә алаклакбыз!” - дип ышандырды Казан төзелеш академиясенең 3 курс студенты, спорт остасы Алефтина Сидорова.
Без Бариевтан, Казанның универсиданы үзендә үткәрәчәгенә өмет зурмы, процентларда әйтә аласмызмы дигәч:
- Әлегә берни әйтеп булмый, 31 майда билгеле була инде! - дип җавап бирде Татарстанның яшьләр эшләре спорт џђм туризм министры.
XS
SM
MD
LG