Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:24

Мьянмарда 1 миллион кеше йортсыз калды


БМО мәгълүматларына караганда, Мьянмарда ял көннәре булып үткән көчле давыл һәм яңгыр нәтиҗәсендә 1 миллионга якын кеше йортсыз калган, 5 мең чакрымлык мәйдан җир су астында калган.

Соңгы саннарга караганда, 22500ләп кеше һәлак булган, 41000 кеше хәбәрсез югалган. Башкала Янгонга кайбер ярдәм оешмалары килә башлады. Әмма аларның күпчелеге әле дә хәрби җитәкчелектән илгә керү рөхсәтен көтә.

"Мьянмар рәсмиләре виза чикләүләрен йомшартыр һәм ярдәмнең илгә мөмкин кадәр тизрзк керүе өчен кирәкле чаралар курер дигән өметтә калабыз," - диде БМОның һуманитар ярдәм бүлеге башлыгы Рәшид Халиков.

XS
SM
MD
LG