Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар радиоларының өлкән агасы


Тәүфыйк Сәгыйтов
Тәүфыйк Сәгыйтов

Радио көнендә Яңа гасыр, Татар радиосы, Курай кебек ФМ-станцияләре концертлар оештырып, эстрада җырларын яңгыратып бәйрәм итсәләр, Татарстанның дәүләт радиосы бу көнне ничек үткәрә соң?

Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе Русиянең ВГТРК компаниясенең филиалына әйләнгәннән соң 80 еллык тарихы булган Татарстан радиосы үзенең хезмәт көннәрен һәм һөнәри бәйрәмен ничек уздыра соң? 19 нче гасырның ахырда рус галиме Попов, итальян белгече Маркони һәм дә чыгышы белән серб - Америка инженеры Никола Тесла радионы яки аңа охшаган элемтә чарасын уйлап чыгарганнан соң бу җиһаз шактый үзгәрде. Хәзер инде һәр кемнең кесә телефоны аша чыбыксыз радио меңнәрчә чакрымнар ялгап тора. Русиядә Поповтан башка уйлап чыгаручыларны юньләп белмиләр һәм чит ил инженерларның бу эшкә кагылышын искә алырга яратмыйлар. Татарлар 20нче гасырның 30нче елларда радио белән бик нык мавыгып китәләр. Күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм язучы Шамил Усманов Татарстан радиосын үз кулларын оештыра һәм гамәлгә куя. Ә татар радиосының миссиясе һәрвакытта республика гына түгел, ә тирә як төбәкләрдәге татарларга хәбәр җиткерү булды.

Бәлки күпләр белмидер, хәзер инде Татарстан дәүләт радиосы элеккечә Горький урамында түгел, ә Шамил Усманов урамындагы телевидение урнашкан ихатада РТР филиалына бирелгән бинада утыра. Соңгы елларда җирле радиоларның саны артканнан соң озын дулкында эшләүче һәм иктисади, сәяси, тәрбияви тапшыруларны эфирга чыгаручы Татарстан радиосының статусы һәм хәле үзгәрде. Ул хәзер Русия радиосы челтәрендә бирелгән вакытларда татарча һәм русча тапшырулар алып бара. элеккечә, бу каналны Татарстанда гына түгел, күрше өлкәләрдә дә тыңлый алалар. Элеккечә һәр көнне иртәнге сәгать 6дан башлап, 2-3 сәгать дәвамында Казанда әзерләнгән тапшырулар эфирга чыга. Ә 7 Иделбуе республикасы һәм өлкәсендәге радиокомпанияларның уртак тапшырулары элеккечә якшәмбе иртәсендә берьюлы эфирга чыга. Идел белән Урал арасында дип аталган бу тапшыруга тиздән 50 ел тула. Кыскасы, 7нче май, Радио көнен Шамил Усманов урамындагы Татарстан радиосы хезмәткәрләре зурлап үткәрә.
РТР каналының Татарстан филиалы директорының урынбасары Тәүфыйк Сәгыйтов бу радиода 45 ел эшли. Бәйрәмнең ничек үтүе турында сөйләде:

Тәүфыйк Сагитов. Бу көнне без эфирга яңарак эшли башлаган ФМ-радиолары вәкилләрен чакырдык. Радио көне белән бер-беребезне котлап, фикер алыштык. Яшь коллегаларыбыз безнең радиоканалны үзләренең өлкән агалары дип санауларын белдерделәр. Чыннан да, 80 ел гомер эчендә бик күп эшләр башкарылган, төрле маҗаралар, катлаулы һәм кызыклы хәлләр кичерелгән. Хәзер дә Татарстан радиосы үз урынында кала. Тиздән без дәүләт радиосының 80 еллыгын һәм “Идел белән Урал” арасында тапшыруның 50 еллыгын бергә кушып, көз айларында матур бәйрәм үткәрергә җыенабыз.

Шулай итеп, Татарстан дәүләт радиосының чыбыклы радиоалгычлар системасы кыскара төшсә дә, ул Мәскәү канаты астында эшләсә дә, ул барыбер мәгълүмат бирүче, әдәби –драматик тапшырулар әзерләүче радио булып кала. Аның үз тапшырулары көненә 5 сәгатькә якын. Заманча яшь радиолар эстрада, туган көннәр белән котлау белән бик уңышлы шөгыльләнсә, консерватив озын дулкынлы радио классик радио вазыйфасын үти. Бәйрәмне дә Шамил Усманов урамында эшләүче радиохезмәткәрләре элеккечә җитди үткәрделәр.
XS
SM
MD
LG