Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:10

Дөньяда хәл ителми, аңлашылмый һәм аңлатып булмый торган берничә күренеш бар.

Һәрвакыт актуаль булган шушы темалар турында күпме сөйләсәң, бәхәсләшсәң дә, мәсьәлә ачылып бетми, төен чишелми. Менә алар мәңгелек темалар – мәхәббәт, социаль гаделлек, табигатьне саклау һәм сүз иреге. «Азатлык» радиосының бүгенге түгәрәк өстәл сөйләшүе шуларның соңгысына – сүз ирегенә багышлана. Азмы-күпме журналистика тирәсендә йөрүчеләр дә, сәясәтне яратучылар да сүз иреге турында акыллы сүзләр әйтергә яраталар. Үзен хөрмәт иткән илдә, алдынгы демократик җәмгыятьтә һәр кеше үз теләгәнен әйтергә хаклы. Шушы гади таләпне үтәү бик кыен.

Авторитар Совет системасы җимерелеп, яңа ил төзелүгә матбугат иреге һәм мәгълүмат чаралары турындагы федераль канун кабул ителгән иде. Шул заманнан ике дистә ел узгач та, Русия халкы сүз ирегенә тиенә алмый. Бер яктан караганда, беркем дә газета-журнал, телевидение, радио аша мәгълүмат таратуны тыймый. Икенче яктан караганда, кешеләргә хакыйкать хисе җитми, сүз богауда, авыз йозакта чактагы гадәтләр китми. Хакыйкатьне яклаучы сүзнең туган көнен кайчан билгеләргә белгән юк. Элек 5 майда Совет матбугаты көне бәйрәме була иде, хәзер исә 3 майдагы бәйрәм – ?сүз иреге көне алгарак чыкты. Бу турыда ачыктан-ачык аналитик сөйләшүдә билгеле журналист, Татарстан яшьләре газетасы хәбәрчесе Флүрә Низамова, “Безнең гәҗит” басмасының баш мөхәррире Илфат Файзрахманов катнашалар.

Римзил Вәли. Флүрә, егерме дүрт ел журналистикада эшләгәннән соң, аңлашылдымы, нәрсә ул сүз иреге? Ул сиңа, халыкка кирәкме, юкмы?

Флүрә Низамова. Беренчедән, ирек минем өчен – нәрсә телисең, шуны эшләү дигән әйбер. Сүз иреге – нәрсә телисең, шуны язу дигән сүз. Ләкин һәрбер нәрсә чикләнә, синең ирегең бүтән кешенең иреген, бүтән мөнәфәгатьләр иреген чикләргә мөмкин.

Римзил Вәли. Ягъни авызны ачып теләсә нәрсә әйтү хакы, Татарстанда, Россиядә бармы андый мөмкинлек?

Флүрә Низамова. Дәүләти булмаган гәҗитләргә ирек бирелгән дип уйлыйм. Тегеләргә үзенчәлекле ирек бирелгән. Иректән файдалана алу-алмау безнең үзебездән тора. Үзебезнең эчке ирегебезне ничек тоюдан тора. Әлбәттә, күпмедер дәрәҗәдә синең җитәкчең, синең редакция башлыгы сине кысалырга кертә. Чөнки бу дөньяда тыюсыз бер нәрсә дә юк. Тыюсыз ирек була алмый, ул инде хаос, анархия була.

Римзил Вәли. Булмаган очракларны, вәзгыять - ситуацияләрне күз алдына китерик әле. Россия, дөньяда сүз иреге бар дип әйттең бит.

Флүрә Низамова. Мин бит идеалда бар дип әйтәм. Идеалда булган әйбер чынбарлыкта бар дигән сүз түгел бит. Без үз - үзебезне чиклибез. Безгә редактор әйтә: теләсә нәрсә языгыз, ләкин ул дәлилле булсын. Бу әйбердә дә әйтелеп бетмәгән нәрсә бар, чөнки без бит хөкүмәтне тәнкыйтьләргә яратабыз, бөтен бәлане үзебездән түгел, хөкүмәттән күрергә яратабыз. "Бездә фәлән кешегә сүз әйтеп буламыни? Өстәге җитәкчеләрне сез тәнкыйтьләп карагыз",- диләр. Эчтәге, үзебезнең халыктагы, милләттәге җитешмәгән якларны тәнкыйтьләү, минемчә, сүз иреге, әнә шул ул. Информацияне күрсәтү, нинди вакыйга булган, аны күрсәтү, аңа төрле яклы комментарий бирү – төрлелектә килеп чыга сүз иреге!

Римзил Вәли. Сүз иреге бар дип әйтелде. Альтернатив яки оппозиция матбагалары һәр юлында хакимиятне сүгәләр. Төрлелек тә бар, а матбугат кызык түгел, иҗтимагый тормыш та күңелле түгел. Мине һич мавыктырмый.

Флүрә Низамова. Мин үзем турында әйтә алам, үземә дә ирек җитмидер. Нәрсәне дә булса язганда, мин язып бетерә алмыйм, бәлки ялкаулык комачаулыйдыр. Кайвакыт утырам, “Татарстан яшьләрендә” менә бу әйберне әйтер идем мин, тәнкыйтьләр идем, күрсәтер идем, анализ ясар идем дип. Аннары мин әйтәм, юк, бу безгә барып җитми. Моны әзрәк кисәчәкләр, яисә бөтенләй чыкмый. Әллә рус газетасына, “Звезда Поволжья”га языйммы дип тә уйлыйм кайчак.

Римзил Вәли. Басылып чыгар дип уйлыйсыңмы?

Флүрә Низамова. Бастырып чыгарырлар дип уйлыйм.

Римзил Вәли. Ярым гайбәт, ярым сәясәттән торган шушы гәҗитне яратып укыйлар. Кремльдә дә укыйлар, урамда да укыйлар. Хәрефләре вак, әмма укыйлар. Ни өчен?

Флүрә Низамова. Закон буенча тыелмаганнан калганнарын барысын да баса. Чөнки анда төрле фикерләр урын ала, бер-берсенә капма-каршы фикерләр чәкәләшә.

Римзил Вәли. Димәк, анда хакыйкать эзлиләр. Сорау искечә: ни өчен хакыйкать хисе юк? Төрлелек бар, каналлар күп, ә татар тормышы, республика, дөнья турында хакыйкать белән мин канәгать түгел.

Флүрә Низамова. Төп сәбәп - профессионализм җитмәүдә дип саныйм. Без үзебезнең “Татарстан яшьләрен” халык газетасы дип саныйбыз. Күп язмаларның авторлары, жрналистлардан битәр, газета укучылары үзләре.

Римзил Вәли. Шаккатырдың бүген. “Без яшьләр газетасы түгел, без халык газетасы” имеш. Бу ни эш?

Флүрә Низамова. Әйе, шулай.

Римзил Вәли. Ә яшьләр газеталары?

Флүрә Низамова. Яшьләр газеталары белән дөнья тулган. Хәзер “Кәеф ничек” – яшьләр газетасы, “Ирек майданы” да яртылаш яшьләр газетасы.

Римзил Вәли. Чыннан да, халык газетасы дияргә мөмкин, чөнки халкыбызның өлкән буын өлеше күп кенә.

Флүрә Низамова. Халкыбыз нинди – гәҗитебез шундый. Без шундый – халкыбыз да шундый!

Римзил Вәли. Шушы студиядә ел башында журналист Наил Алан берничә редактор чакырып сөйләштергән иде. Хөкүмәт гәҗите башлыгы әйтте: хөкүмәтнеке булганга безнең муенда гер эленгән диде. Димәк ашатучы, гамәлгә куючы гаепле булып чыга. Сәер бу. Гомумиләштереп әйткәндә, сүз иреген чикләүчеләр – алар акча табу ихтыяҗы, эчке цензура, алдашырга курку. Ләкин практик тормышта татар матбагасының кызыксызрак, төссезрәк булуын ничек аңлатыйк соң?

Флүрә Низамова. Әйттем бит, димәк, журналистларга профессионализм җитми.

Римзил Вәли. Димәк, алар надан, башсыз?

Флүрә Низамова. Юк, алар, без - тормышны элекке эмоциональ кабул итү рәвешеннән чыгып бетә алмыйбыз, минемчә. Яшь буын бөтенләй икенче төрле фикер йөртә.

Римзил Вәли. Туры сүзле Флүра Низамованы студиягә чакырганда аның нәкъ шул көннәрдә түгәрәк туган көне булуын да истә тоттык. Кешеләргә хак мәгълүмат таратуга багышлаган андый шәхесләр арасында, атаклы телевидение журналисты булу белән генә канәгатьләнмичә үзенең шәхси газетасын булдырган Илфат Файзрахманов бар. Аның “Безнең гәҗит” басмасы 17-18 мең тираж туплап иң популяр халыкчан газетага әйләнде. Аны да тыңлыйк.

Хәзер Россия Дәүләт Думасында яңа закон кабул ителеп ята. Аңа нигезләнеп, хәзер газеталарны, мәгълүмат чараларын гайбәт таратты дип ябырга да мөмкиннәр. Бу, минем карашка, бик куркыныч әйбер.

Илфат Фәйзрахманов

Илфат Фәйзрахманов.

Римзил Вәли. Мине кара дегет белән буяп ташласалар, әлбәттә, мәхкәмәгә бирергә хакым бардыр. Кирәк булса, алдашучыларны, котыртучыларны япсыннар, штраф салсыннар. Кем каршы?

Илфат Фәйзрахманов. Бүгенге көндә безнең гражданлык кодексы бар, җинаять кодексы бар, массакүләм мәгълүмат чаралары турында закон бар. Мин шушы законга таянып эшлим. Шушы закон кабул ителсә, мин курка башладым, “Безнең гәҗит”не гайбәт таратты дип ябып куйсалар. Суд булганга кадәр ул газетаны ябып куялар. “Безнең гәҗит” бер-ике ай чыгып тормаса, ул фаҗига дигән сүз. Бу гәҗитне, син хаклы булсаң да, яңадан торгызып җибәрү инде кыен, чөнки бу журналистларны колпак астына каплап тыгып торган закон булачак. Мин коммунистлар чорында да, совет чорында да эшләгән кеше. Ул вакытта цензура бар иде.

Римзил Вәли. “Азатлык” радиосында чыккан кайбер мәкаләләрне “Безнең гәҗит”тә баскан вакытта, тышкы, эчке цензура яки куйма, Илфат дигән очраклар бармы?

Илфат Фәйзрахманов. Юк, чөнки миндә “Азатлык” радиосыннан алган материалларны бер генә дә менә монысын бассам, миңа кыенлык булыр, мин куркам дигән уй юк. Моны башка газеталар баса алмыйлар дигән фикер бар. Ни өчен баса алмыйлар – һәрберсе җавапны белә.

Римзил Вәли. Бөтенесе белә - Искәндәр Сираҗи, Габдрахим дигән журналист бар, яки кайбер рус журналистлары,... Алар бит бездән кызурак. Аларга ничек карыйсыз?

Илфат Фәйзрахманов. Мин аларның барысын да хөрмәт итәм. Искәндәр Сираҗиның бик күп материалларын укыйм да, ике йөз процент килешәм, молодец диям. Кайвакытта килешмәгән урыннар да бар, чөнки бәхәс дигән нәрсә булырга тиеш. Ләкин безнең милли журналистикада шундый әйбер бар, тар күңеллелек дип әйтимме, белем дәрәҗәсе җитмәүме. Мәсәлән, бүгенге көндә радиода, телевидениедә, газетада кайсы татар журналисты ниндидер журналистик тикшерү алып барган? Журналистик тикшерүне мин телевидениеда эшләгән вакытта бер ай әзерләдем. Бу чын журналистик тикшерү булды. Бу материалга президент та игътибар итте. Тикшерү, фаш итү эшләгән журналист бармы? Юк.

Римзил Вәли. Төрлелек тә бар, сүз иреге дә бар, ә хакыйкәтькә тамак туймый, канәгатьләнү хисе юк. Ни өчен алай икән?

Илфат Фәйзрахманов. Курку, белем дәрәҗәсе җитмәү һәм журналистларның бәйсезлек дәрәҗәсе бик чамалы булу.

Римзил Вәли. Сезнең “Әйбәт гайбәт” тапшыруы соңгы вакытта экраннарда күренми. Башка тапшыруларыгыз ябылган иде. “Безнең гәҗит”не чыгару теләге шуның өчен тудымы әллә?

Илфат Фәйзрахманов. Мин туксанынчы елларда демократия чорында формалашкан журналист, бәлки башка чорда яшәсәм, Илфат Фәйзрахманов булып формалашмаган булыр идем. Чөнки ул вакытта чын демократия чорында яшәдек, нинди генә тәнкыйтьләр булмады. Колхоз рәисеннән башлап, югары чиннарга кадәр. Барысын да журналист барып күрде, тикшерде. Мин телевидениедә егерме ел эшлим, элекке чорда минем тапшыруларымны да ябулар булды, судларга барып җиткән очраклар да булды. Ләкин бүгенге җитәкчелек кысу, тыю дигән нәрсә белән миңа йогынты ясамады. Миңа ниндидер дәгъва булган вакытта, Илфат, менә шушылайрак түгелме икән диеп, уңайсызланып кына дәшәләр. Мин җитәкчеләргә бу әйбер белән җайсызлык та тудырамдыр бәлки, җиңелрәк бит, яптың, киттең. Шулай да, мин телевидениедә эшләгәнгә, андагы умыртканы беләм, андагы сәясәтне беләм – моңа кадәр ярый, бу чикне узарга ярамый дигән контроль бар. Шуңа күрә газетага күчтем, анда контроль үземдә, мин гражданлык кодексы, җинаять кодексы һәм мәгълүмат турындагы законны истә тотам.

Римзил Вәли. Флүрә, син Татарстанда язасың, шушы арада гына Башкортостан спутник телевидениесын үтереп мактадың, “Яңа гасыр “ дип аталган татар спутник телевидениесына ишәрә ясадың, шушы әйберне булдыра алмыйсыз, дип. Башкорт телевидениесе башкорт милләтен коруга күбрәк игътибар итә, бездәгесе азрак дигән фикер әйтелгән. Беләсе килә, канәгать микән моның белән башкортлар һәм татарлар. Ярмәкәйгә кайтып килдең дә, башкортны мактый башладың бит. Ни булды?

Флүрә Низамова. Беренчедән, мин мактамадым, сезнең фикерегез белән килешмим. Милләтнең чирләреннән көлдем. Аларның бүзләрен бердән-бер зур итеп күрәсе килүләреннән, зурлык, олы сымаклыктан.

Римзил Вәли. Һәр милләт үзенең зурлыгын дәлилләргә, күрсәтергә, исбатларга тырыша.

Флүрә Низамова. Башкортлар элек-электән татар милләте мохите эчендә яшиләр. Аларга анда ике тапкыр кыен: бер яктан урыслашу, икенче яктан татарлашу яный аларга.

Римзил Вәли. “Азатлык” радиосында татар-башкорт редакциясендә эфирда татар һәм башкорт телендә тапшырулар чыга. Димәк, бу безнең уртак темабыз. Сөйләшик, милли телевидение Уфада идеаль сыйфатлымыни?

Флүрә Низамова. Юк, идеаль түгел. Мин әйттем, профессионализм ягыннан Башкортстан телевидениесына бездән өйрәнәсе бар, дидем. Ә безнекеләргә тегеләрдән милли хискә, милләтпәрвәрлеккә өйрәнергә кирәк.

Римзил Вәли. Безнекеләрнең шәп яклары да бармыни?

Флүрә Низамова, ТНВда форматлар буенча, кыскалык ягыннан тапшырулар остарак корыла.

Римзил Вәли. Димәк, Татарстанның телевидениесе осталык ягыннан югарырак, форматлар заманчарак. Әйтмәс идем, безнең журналистлар йомшаграк дип. Әнә, Илшат Әминов я Шотландиядә, я Германиядә, Екатеринбургта, Мәскәүдә корпункт тота. Бик каты эшлиләр. Дөрес, Башкортстанга кереп чыгу сирәк, якын гына булса да.

Флүрә Низамова. Менә мәкаләдә шундый җөмлә бар: башкортлар башкорт авылларына баралар, телләрен, гореф-гадәтләрен югалтмаган халыкка барып, аның белән сөйләшеп утыралар, фәлсәфә коралар. Шундый матур тапшырулар килеп чыга.


Римзил Вәли.
Татар авылларына да милләт арттыру өчен барып чыга ул Уфадагы тележурналистлар. Менә мин Башкортостан-Татарстан чигендәге Бишбүләк районының Дүсән авылыннан. Дүсән, Ает авыллары ике йөз җитмеш ел элек Сарман районыннан күчкәннәр. БСТ да күрсәттеләр, Бәләбәй районында, безнеңДүсәндә, Аетта саф башкортлар яши дип.


Флүрә Низамова.
Мин дә андый мисалларны китердем бит инде. Татардан башкорт ясарга теләүләре хак. Ләкин язмамда мин, безгә үрнәк итеп БСТ журналистларының чын башкорт авылларында төшереп алып кайткан тапшыруларны мактыйм. Нәкъ башкорт якларына барган вакытта рәхәтләнеп үз күлендә йөзгәнен һәм матур тапшырулар әзерләгәнен яздым. Бездә андый тапшырулар ясау исәптә дә юк. Безнең телевидение концепциясе бөтенләй икенче. Ул чит өлкәләрдә яшәгән милләттәшләребезнең тормышын матурлап күрсәтергә тырыша. Әйтик, Татар Конгрессы белән бергә эшләнә торган "Халкым минем". Мин анысын хуплыйм, ләкин телевидениенең тагын үз концепциясе булырга тиеш, аның үзенең милли фәлсәфәле тапшырулары булырга тиеш.


Римзил Вәли.
Ә хакыйкать хисен тудырыр өчен нәрсә җитми соң?

Флүрә Низамова. Үзебез дидем бит инде. Телевидение турында сүз бара икән, ул телевидениенең күпмедер акчасын дәүләт түли икән, дәүләт әйтми торгандыр, сез моны төшермәгез, халык проблемаларын күрсәтмәгез дип.

Илфат Фәйзрахманов. Флүрә белән килешәм. Мәкалә бик урынлы, вакытлы. Татар телевидениесе турында мәкаләләр күп булса да, бер генә нәрсә әйтә алам. БСТ каналын мин карыйм, карыйм да шаккатам. Әлбәттә, профессиональ яктан безнекеләр алдарак, аның техник җиһазларын да мин беләм. Андагы шартлар безнекеләр кебек түгел. Иң кечкенәдән башкорт радиосын тыңлап үстем, бөтен дикторларын, җырчыларын белә идем, башкорт теленә гашыйк идем. Казанга килеп, башкорт-татар арасындагы сәясәтне белгәннән соң, минем бу мәхәббәтем бетте, нәфрәт белән алышынды. БСТ каналына килгәндә, безгә алардан өйрәнергә кирәк. Безнең татар тапшыруларында да татар рухы җитми дип мин бүген бөтен кыюлыгым белән әйтә алам.

Римзил Вәли. “Татарстан яшьләренең” апрельнең соңгы санында чыккан Зөләйха Кыдашева мәкаләсен укырлар һәм скандал булачак. Менә син көндәшлек дип әйтәсең. Әйбәтмени көндәшлек?

Флүрә Низамова. Әлбәттә, көндәшлек әйбәт. Һәр милләт бер берсе белән ярышып яшәргә тиеш.

Римзил Вәли. ТНВның тапшырулары Шотландиядән, Екатеринбургтан, Төмәннән күренә, ә Башкортстанга бармыйлар.

Флүрә Низамова. Сез хәтерлисезме, минем мәкаләм ничек тәмамлана? Мин әйтәм: мин рәхәтләнеп Казанда БСТ каналын карап утырам, ә сез анда ТНВны кертмисез димен. Курыкмагыз инде, безнең ТНВ шулкадәр татар милләтчелеге белән сугарылмаган, шул кадәр милли түгел ул дип, юри йомшартып куям. Димәк, алар Казанның тәэсиреннән куркалар.

Римзил Вәли. Флүрә, ул турыда без инде күп тапкыр әйткәнебез бар. Миләүшә Айтуганова да, Илшат Аминов та белә. Ләкин аларның үз хакыйкәте бар, күрәсең.

Флүрә Низамова. Шулайдыр. Мисал китерәм, бер тапкыр командировкага ТНВчылар белән бергә барырга туры килде, Илшат әфәндегә килдем. Мин әйтәм: “Илшат әфәнде, сөйләшергә бүтән форсат юк, әйтим әле үз фикеремне. Мин үзем ризык әзерләү турында бер тапшыру алып барыр идем. Шуны тарихи ракурска борып булыр иде. Чәк-чәк пешерү, катык ясау, каймак ясау - һәммәсе безнең яшәү рәвешен, элек ниндирәк тарихи шартларда яшәгәнебезне күрсәтә ала, аны күрсәткәннән соң, тарихи аспектларын күрсәткәннән соң, безнең милләтебез күтәрелә. Без күчмә халык түгел, ә күптән утрак тормыш шартларында яшибез, нәзек кухнябыз шуны күрсәтә”, -дим. Илшат миңа җавап бирде: “Акча таба аласыңмы соң?”.

Римзил Вәли. Менә Беренче каналдагы Вдадимир Познер сәясәт турында биш-алты кеше утыртып бер сәгать буе турыдан-туры эфирда утыра. Минемчә, мондый тапшыруга өстәмә бер тиен акча да кирәк булмый. Караучылар күп. Аның тапшыруы үзе акча китерә диләр. Димәк, бездә күңеле белән, акылы белән җәлеп итә торган кешеләр булса, фикерләр булса, бәлки телевидение булыр. Сүз иреге мөмкин булса, син милли телевидение турында тагы да языр идең. Кысмасалар...

Флүрә Низамова. Кысмадылар, “Татарстан яшьләре” чыгарды бит. Бер җөмләмне дә кисмәделәр. Минем максатым сугыштырып капма каршы кую түгел. Мин бит Искәндәр Сираҗи түгел, ә дипломатик кеше..

Римзил Вәли. Миләүшәгә, Илшатка эффект, рейтинг кирәк. Әгәр дә тыңлаучы, укучы булмаса, тапшыруның мыскалы бер тиен. Рейтинг дигән кайчы бар бит.

Флүрә Низамова. Мин ясалма рәвештә рейтинг куа алмыйм. Әгәр рейтинг кусам, мин инде әллә нинди журналист булган идем, китаплар да чыгарган булыр идем. Телевизор караучылар арасында да төпле, тыныч акыллы тапшыруларны тансыклаучылар җитәрлек дип уйлыйм.

Римзил Вәли. Илфат, менә Флүрә әле әйтте, рейтинг турында уйламыйм диде. Рейтингсыз дип саналган “Безнең гәҗитнең” тиражы зур, укучысы булмаса, тапшыруның рейтингы булмаса, әйбәт, рухи, милли тапшыру, яки китап булса, эшләр яман бит инде. Рейтингка ничек карыйсың һәм ничек ирешәсең?

Илфат Фәйзрахманов. Рейтинг мәсьәләсендә Флүрә белән килешмим. Рейтинг кирәк. Рейтингсыз газеталар бар бит, дәүләттән ярдәм кирәк дип утыручы, ничәдер йөз данә әбүнәчеләр җыя алган газеталар бар. Алар булырга тиешме соң бүген? Сәламәт көндәшлек булырга тиеш.

Римзил Вәли. Татар журналистикасында хокук, сәяәәт, сүз иреге турында сирәк булса да искә алалар. Чөнки милли журналистиканың йомшаклыклары, актуаль мәсьәләләргә үтеп керә алмау аерым иҗатчының кыенлыгы гына түгел. Милли мохитне яктыртмау, милләтнең реаль хәле турында конкрет мәгълүмат таратмау милләтнең үсешен тоткарлый. Хәтта тиешле мәгълүмат һәм идеяләр булмаганда уңай социаль шартлар рухи мәдәни үсешкә китерми. Бүгенге әңгәмәдә әйтелгәнчә, хәзерге чорда хакыйкатьне таратуга, сүз ирегенә һөнәри осталык җитмәү милли үзаңны үстерү максатын оныту тоткарлый.

XS
SM
MD
LG