Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:18

АКШ-Иран сөйләшүләре кичектерелә


Гыйрак тышкы эшләр министры Һошьяр Зебари, АКШ белән Иран арасында Гыйракта иминлек турындагы сөйләшүләр билгесез вакытка кичектерелә, дип белдерде. Ике тараф бер берсен гаепли, бу шартларда сөйләшүләр уздыру мөмкин түгел, диде Зебари.

Иран исә, АКШ гаскәрләре Багдадта шыгый сугышчыларга каршы чараларын туктатмый торып, АКШ белән сөйләшүнең мәгънәсе юк, дип белдерде. АКШ Иранны Гыйрак шыгыйларына ярдәм итүдә гаепли, Иран моны кире кага.

XS
SM
MD
LG