Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:18

Уйгырлар Европа берлегеннән ярдәм сорый


Академик Миркасыйм Госманов: уйгырлар мәсьәләсендә Европадан анык җавап булмаячак

Академик Миркасыйм Госманов: уйгырлар мәсьәләсендә Европадан анык җавап булмаячак

Кытайдагы уйгырлар Европа берлегенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Алар хокуклары бозылуыннан зарлана һәм Европа бу мәсьәләдә Кытай хакимиятенә тәэсир итә алыр дип уйлый.

Кытайның көнбатышында, элек Көнчыгыш Төркестан дип аталган, ә хәзер Синҗән-Уйгыр автоном төбәгендә асылда уйгырлар яши. Алар Кытай хакимиятеннән бәйсезлек, я һичьюгы киңрәк автономия сорый. Һәм үзләренең хокуклары бозылуына һәрдаим канәгатьсезлек белдерә. Европа берлегенә мөрәҗәгать итү дә шул нисбәттән. Ягъни уйгырлар, Европа Кытайдагы азчылык халыкларны яклауда, хөкүмәткә тәэсир итә алыр иде, ди.

Әмма Европаның уйгырларга ярдәм итүенә күбесе шикләнә.

“Европадагы кайбер сәясәтчеләр, гомумән, мөселманнарга тумыштан террорчы дип карый. Шул ук вакытта Европаның кайбер илләрендә мәсьәләгә айнык караучылар да бар. Һәм шушы ике көч арасында тарткалаш бара. Шуңа кискен рәвештә Европадан төгәл җавап булмаячак, чөнки Кытай белән исәпләшмичә бер генә дәүләт тә үз сәясәтен Азиядә үткәрә алмаячак. Аннан соң, Тибәт мәсьәләсендә дә Европа икегә бүленде. Берәүләр олимпиаданы уздыруны хуплый һәм анда барырга да әзерләр, ә икенчеләре моңа каршы. Миңа калса, бу көрәш әле озак дәвам итәчәк”, - ди заманында Кытайдан Татарстанга килеп урнашкан академик Миркасыйм Госманов.

Кайберләр белгечләр БМО һәм Европа берлеге җитәкчелеге уйгырлардан торган Көнчыгыш Төркестанның Ислам хәрәкәтенә террор оешмасы буларак карый, ди. Чөнки Кытай хакимияте исә үз мәнфәгатьләрен кайгыртып уйгырларны террорчы итеп күрсәтергә тырышуы да мәгълүм. Ник дигәндә, уйгырларның ирек даулаулары Пекиндәге хөкүмәткә ошамый.

Аннары соңгы елларда уйгырлар яшәгән Көнчыгыш Төркестанга Кытай хакимияте хань милләте, ягъни чын кытайларны да күчерә башлады.

Кытай Көнчыгыш Төркестандагы басымын арттыра
“Кытай хакимияте стратегик сәясәт йөртә. Ягъни, киләчәктә халык үссә, Кытайның үз җирләре тагын да тараячак. Шуңа Көнчыгыш Төркестан җирләренә халыкны күчерү дәвам итәчәк. Мисал өчен, мин 2000 елны Өремчедән Турфан ягына барганда чүл җирләрне, сахраны да бүлгәләп яңа хуҗаларга бирүләрен күрдем. Ә инде Синҗанның көнбатышында, ягъни уңдырышлы оазислар, елга буйларында да бу сәясәтне ныгытырга тырышачаклар”, - ди Госманов.

Шулай итеп, киләчәктә Көнчыгыш Төркестан җирләренә кытайларның күпләп килеп урнашуы ихтимал. Һәм кайбер белгечләр уйгырлар юкка чыгарга мөмкин дип саный. Шуңа Европа берлеге иртәме-соңмы аларны якларга тиеш булачак диючеләр дә бар.

XS
SM
MD
LG