Accessibility links

Президентлар килә-китә, әйткән сүзләре нинди?


Мәскәү кирмәнендә узган купшы тантанада илнең яңа президенты итеп Дмитрий Медведев игълан ителде. Аның ант китерү чыгышы элекке президентлар - Ельцин һәм Путиннекеннән аерылдымы?


Якынча 2 меңләп кеше алдында Русиянең яңа башлыгы кулын илнең төп кануны - конституциясенә куеп, үз эшчәнлеген бары тик һәм фәкать шул олы канун нигезендә генә алып барачагын вәгъдә итте.

"Иң әһәмиятле максатым итеп мин цивиль һәм икътисадый иреклекләрне үстерүне, азат һәм үз уңышлары вә илнең муллыгы өчен җаваплы булган ватандашларның тагын да камилләшүенә яңа, киңрәк мөмкинлекләр булдыруны күрәм", диде Медведев Мәскәү кирмәнендә узган тантанада.

Шуннан соң ул элекке президент Владимир Путин белән Кирмән мәйданында фәхри каравылны сәламләде, һәм соңрак җәмәгате озатуында чиркәүгә кереп, патриарх Алексидән дә фатиха алды.

1991 елда Русиядә беренче президент итеп Борис Ельцин сайланганнан бирле илдә инде бишенче шундый ант китерү тантанасы үтте.

Кызыл байрак астында үткән багышлау, 1991 ел
Беренче инаугурация, ягъни президентлыкка багышлау, алай да, тиз генә оештырылган бер вакыйга иде - ул чакта Ельцин президент антын Русия халык вәкилләре корылтаеның чыгарма буларак кына Мәскәү кирмәнендәге Корылтайлар сараенда узган утырышында китерде. Ул чакта Кирмән үзе башка бер хуҗа - совет президенты Михаил Горбачев кулында иде.

Ельцин икенче президентлыгына керешкәндә Советлар берлеге инде тарихта калу сәбәпле, тантана да, анда китерелгән ант та үзгәрде. Президент үз вазифаларын үтәгәндә кеше вә цивиль хокукларны һәм иреклекләрне хөрмәт итәргә, һәм үз халкына тугры хезмәт итәргә вәгъдә бирде.

Борис Ельциннең ике багышлавы да асылда тыйнак кына үтте дияргә була. Ә менә аның варисы - үзенең православ Русия бөеклегенә ышануын яшермәгән Владимир Путин бу чарага элекке патшаларны тәхеткә утырту чалымнарын кайтара башлады.

Кызыл келәм буйлап Мәскәү кирмәненең иң купшы заллары аша үткән Путин үз чыгышында ирекле җәмгиять кору, тарихның якты да, шомлы да сәхифәләре, һәм шулай ук халыкка хезмәт итү турында сөйләде.

2004 елда узган тантанада инде Путин демократия дигән сүзләр белән бик мавыкмады. Беренче юлы ул тарихның шомлы мизгелләрен телгә алса, икенче инаугурациядә инде шанлы, данлыклы сәхифәләр, меңеллык Русиянең бөеклеге турында гына сөйләде.

Борис Ельциннән аермалы буларак Владимир Путин ялга китәргә уйламый, киресенчә, ул үзенең хакимияттә калуы, һәм көчле булып калуы өчен барын да эшләде.

Яңа президент Медведев аны инде илнең премьер-министры урынына тәкъдим дә итте, Дәүләт Думасы Путинны бу урынга майның 8 үк билгеләргә җыена.





XS
SM
MD
LG