Accessibility links

Кайнар хәбәр

Демократ намзәтләр икесе ике штатта җиңде


Сишәмбе Индиaна һәм Төньяк Kаролина штатларында булган сайлаyда көрәшкән демократ партиясы намзәтләренен икесе дә сайлаyны җиңү белән тәмамлады.

Барак Обама Төньяк Kоролинада канәгатьләндерерлек санда тавыш белән айрылганда, Һиллари Kлинтон исә Индиaнада да көчкә җиңде.

Кичә Индиaна һәм Төньяк Каролинa штатларында узган сайлаудан, демократ партияның ике намзәте дә җиңү белән кайтты. Барак Обaма Төньяк Каролинада күпчелек тавышны яyлаганда, Һиллари Клинтон Индиaнада көчкә кенә җиңә алды. Ике намзәт тә, партияның төп намзәте билгеле булганчыга кадәр Ак йорт өчен көрәшләрен әле дәвам иттерә.

Әлеге ике штат демократ партиясы намзәтен билгеләүдә мөһим рoль уйный иде. Сайлаулар вакытында элек поп булып эшләгән бер кешенең ясаган каршылыклы чыгышы Обаманы сайлаyда көч хәлдә калдырган иде.

Ак йорт өчен дәгьва белдергән Клинтон исә намзәтлеген тагын да көчләндерү юлларын эзләде.

Ахыр да Обама җиңү ихтималын көчләндереп тавышларының 56 % алды, Kлинтон исә көндәшенә караганда 14 %ка азрак тавыш белән тавышларның ни бары 42 %ын алды.

Клинтон Индиaна штатында җиңә алу өчен кирәкле тавышны көчкә җыя алуына карамастан, хәзердән ук үзенең җиңеп чыгыун иглан итәргә ашыкты:

“Күптән түгел минем көндәшем бер юрау белдерде. Имеш бәлки мин Пенсилванияда җиңә алырмын икән, үзе Төньяк Каролина да, ләкин кемнең җиңүе бары тик Индианага җиткәч кенә билгеле була ала дип әйткән иде. Һәм бүген без моны булдырдык. Бу киртәне узып, сез биргән тавышлар белән хәзер без Ак йортка юл тотабыз”

Ләкин әлегә саннар бер дә Клинтон файдасына тормый ди белгечләр. Алда тагын 6 штатта узачак сайлаулар тора. Әммә намзәтләрнең берсе дә, бу җирләрдә үзләренең төп намзәт итеп билгеләячәк үз делегациәсең таба алмаячак.

Ягни әлеге шартларда төп намзәт, бары тик демократ партияның якынча 800 әгзасы белән якларга хокукы булган сайланган рәсмиләр тарафыннаң гына билгеләнә алачак.

Кайсы бер белгечләр, соңгы сайлаудагы нәтиҗәләр белән Клинтон суперделегатларның өметен аклый алмады дип белдерә. Бу очракта партиядагы күп кенә делегат Американың беренче африка-американ намзәте Обамага таба күбрәк якынаюы көтелә.

Обама алдында исә үзеннең Дҗон МакКәйнны җиңә алачак бердән бер намзәт булуын партия әгьзаларына ышандыру эше кала. Төньяк Каролинада алган җиңүдән соң халык алдында ясаган чыгышында сайлаyдагы югалтуларга карамастан партия ечендә бердәмлекне арттырырга чакырды:


“Әйе ике тарафта да югалту хисе бар. Ике тараф та үз намзәтенең җиңеп чыгыун тели. Ләкин бу ярыш Һиллари Клинтон өчен түгел, Барак Обама яисә Җон МәкКәйн өчен дә түгел. Бу сайлар сезнең өчен, Америка халкы.”


Хәзер көрәшнең алдыбыздагы адресы Көньяк Дакота 3 июньгә планлаштырылган сайлаyлар. Әлеге сайлаyга кадәр намзәтләр ярыштан чигенмичә чараларга дәвам итүе ихтимал. Бу очракта белгечләр фикеренчә, суперделегатлар ике намзәттән берсен сайлау өчен Август аенда булачак Партия корылтаенда карар бирәчәк.
XS
SM
MD
LG