Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:09

Сугыш җинаятьләрен хөкем иткән прокурор Карла дел Понтеның китабы җан-җал чыгарырга тора. Ул Косовар албаннарын кешеләрнең эчке әгъзаләрен сатуда гаепли.

Китапта китерелгән мәгълүматлар шок хәленә кертә. Әлеге китапта язылганча, Косово низагы вакытында, йөзәрчә кеше Косовның Азат итү армиясе тарафыннан кулга алынган һәм күрше Албаниягә җибәреләгән булган. Анда аларның эчке эгъзаләрен кисеп алганнар, әгъзаләрен чит илгә сатып җибәргәннәр. Корбаннар арасында серблар, урыслар һәм кимендә бер албан кешесе булган, дип язылган Карла дел Понтеның китабында.
Бу мәгълүматлар бәйсез чыгынаклардан расланмады. Алар, Хаага мәхкәмәсе прокуроры Карла дел Понтеның күптән көтелгән истәлекләр китабында урын алды һәм күп бәхәсләр чыгарды. Аның “Ау: мин һәм сугыш җинаятьчеләре” дигән китабы, Косово бәйсезлеген игълан итүгә бер ай үтүгә, Италиядә басылып чыкты.
Понтеның "Ау : мин һәм сугыш җинаятьчеләре" китабы
Китаптагы гаепләүләр инде елегрәк басылган журналистлар материалларына нигезләнә. Алар болай да тыныч булмаган Балкан төбәгендә һәм аннан читтә дә, кызу бәхәсләр дулкынын куптарды. Бу әсәрне дел Понте белән бергә язган, чыгышы белән Хорватиядән булган АКШ журналисты Чак Судетич бу мәгълүматны китапка кертү карарын болай аңлата:
Урланган кешеләрнең туганнары, якыннары алар турында нинди дә булса мәгълүматлар чыкканын 9 ел буы көтте. Шуңа күрә, бу материалларны китапка кертергә булдык. Албания хакимиятләренә һәм Приштинадагы Косовар хакимиятләренә бу кешеләрнең язмышларын тикшерү өчен күбрәк басым ясала ала. Бәлкем бу шуның өчен эшләнгәндер” – ди Чук Судетич. Ул Балкан төбәгендә, “New York times” газетасы өчен 1990-95 елларда эшләгән булган.
Сербия һәм Русия, бу җинаятьләрне тикшерергә чакырды. Эмма, Карла дел Понтаның коллегасы Халыкара Җинаятьләр трибуналы вәкиле бу гаепләүләрне тикшереп, аларны “нигезсез” дип атады.
Косово Юстиция Министры да бу гаепләүләрне, “уйлап чыгарылган” дип, кире каккты.
Карла дел Понте, халыкара трибуналдан 2008елның гыйнварында китте. Хәзер ул, Швецариянең Аргентинадагы илчесе булып эшли. Швецария хакимиятләре үз илчесенә бу мәсьәлә турында белдерүләр ясамаска киңәш иткән иде һәм китапны тәкъдим итү чарасын да үкәрергә рөхсәт итмәде. Әмма ул киңәшләрне тыңламады. Соңыннан парламент вәкилләре, Карла дел Понтены вазыйфадан китәргә чакырды.
Ни сәбәпле, Карла дел Понте бу китабын нәкъ менә хәзер чыгарырга булды? Бу җинаятьләр турында ул 2003 елда белгән булса да. Хаага мәхкәмәсе белгече, холланд хокукчысы Хейкелина Веррин Стуарт, бу хәлнә болай аңлаткан иде:
“Косово Азат итү армиясе әгъзаләренең эшләрен тикшерүдә америкалыларның хезмәттәшлек итмәве аның ачуын чыгарды. Ул шушы куркыныч тарихларны сүзәрен дәлилләр өчен генә кулланды”,- ди Стуарт.
Дел Понте БМО Косово албаннарының җинаятьләрен тикшерергә мөмкинлек бирми, дип әйтеп килде.
Китапка язылганнарга караганда, “ышанычлы журналистлар төркеме” 1999 елның җәендә Косово албаннарының 100 дән 300гә кадәр кешененең Төньяк Албаниягә алып чыгу очраклары турында хәбәр иткән.
Анда ул кешеләрне бикләп тотканнар. Тоткыннарның яшьрәкләрен яхшы ашатканнар, табиплар аларны тикшереп торган. Соңыннан аларны Буррел дигән шәһәрдән сары йортка күчергәннәр. Журналистларның әйтүенә караганда, ул йорттагы бүлмәләрнең берсен тиз арада клиникага әйләндергәннәр һәм анда тоткыннарның эчке эгъзаләрен кисеп алганнар.
Эчке эгъзаларны башкала Тиранадан ерак түгел, Ринас һава аланы аша чит илгә чыгарганнар. Белградтагы хакимиятләр, китаптагы мәгълүматлар, прокуратура ачыклаган фактлардан аерылып тора, дип белдереп килә.
Карла дел Понте белән бергә китап язган Чак Судетич, бу операцияләр артында милләт факторы тормаган, дип белдерә. Корбаннар арасында елекке СССР кешеләре дә, башка милләт кешеләре дә, албаннар да булган, ди Судетич.
2003-2003 елларда, китапта телгә алынган сары йортта тикшерүләр үткәрелгән булган. Анда бары тик кулланылган инә, тамчылап дару салу җайланмалары, операцияләрдә кулланыла торган даруларның пыяла савытлары табылган. Шулай ук ул бүлмәдә дивар һәм идәнгә чәчрәгән кан эзләре табылган.
Судетич, тикшерүчеләр тапкан дәлилләр нигезле булырга тиеш , анда ачыкланган фактлар авыр җинаятләрнең чыннан да кылынуына ышандыра, ди .
Ләкин шул ук вакытта, Судетич, еллекке Югославия эшләрен караучы халыкара трибунал бу кешеләрне эчке әгзаләрен алу өсен үтерү эшен тикшерергә алынмый, дип әйтә.
“Халыкара трубинал бу эшне берничә җитди сәбәп аркасында тикшерергә алынмый. Беренчедән, аның мөтдәте чыкты. Косовога НАТО көчләре килгәннән соң трибунал андагы эшләрне тикшерүдә катнаша алмый башлады. Аларны вакыты 1999 елда чыкты. Икенчедән, бу хәлләрне тикшерүче журналистлар аларга берниди исемнәр, чыганаклар бирмәде. Халыкара мәкхкәмә тикшерүчеләре көрчеккә терәлде”, - ди Судетич.
Элекке Югославия эшләрен тикшерүче халыкара мәхкәмә вәкиле Ольга Карван, бернинди җитди дәлил табылмады, дип белдерә.

XS
SM
MD
LG