Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:58

Дәүләт Думасында Путинның премьер-министр вазифасына билгеләнүен яклап 392 депутат тавыш бирде, 56 кеше каршы чыкты.

Путинны Думага 7 майда президент вазифасына керешкән Дмитрий Медведев тәкъдим итте.

"Без президент Путинның Русия дәүләтчеленен ныгытуга ни кадәр көч салганын беләбез. Без шулай ук аның Русиянең халыкара сәхнәдәге ролен үзгәртүен беләбез. Гади генә итеп әйткәндә, Русияне яңадан хөрмәт итә башладылар," - диде Медведев.

Думада азчылыкта булган коммунистлар гына Путинның премьер-министр булуына каршы чыкты. Калган фиркаләр – Русиянең либерал-демократлары, Гадел Русия һәм Бердәм Русия партияләре Путинны бу вазифада раслады.

Сәяси күзәтүчеләр Русиядә моңарчы булмаган "ике башлы" хакимият урнашты, дип саный. Путин халык арасында әле дә популяр, фикер белешү нәтиҗәләренә карасак – халыкның күпчелеге аны конституцияне үзгәртеп тагын бер мөддәткә калырга сорамакчы булган.

Элек тә Путиннан ерак китмәгән Медведев, президент вазифасында да аның белән бергә эшлиячәген белдерде.

"Бергә эшләүне дәвам итәчәкбез, бер кемнең дә шиге юктыр, безнең берлек һәм хезмәттәшлек киләчәктә ныграк булачак," - диде Медведев.

Думадагы коммунистлар тавыш бирү бик тиз булды, дип зарланды. Гадәттә яңа премьер-министрны билгеләү 3 атнага кадәр сузылырга мөмкин. Әмма Медведев иртәгә Җиңү көне алдыннан эшне тизләтергә чакырды.

Депутатларга яңа программасын тәкъдим иткәндә Путин инфляциягә каршы көрәшергә, яңа йортлар төзергә, гаиләләрнең яшәү дәрәҗәсен һәм хәрби көчләрнең шартларын яхшыртырга вәгъдә итте.

"Алдыбызда бик зур максатлар тора. Һәм сүз конституциядә каралган канун чыгару һәм кануннар турында гына түгел. Бу залда һәм президиумда утыручы һәркем кылган гамәлләргә генә түгел, ә алга таба карарга тиеш," - диде Путин.

Тавыш бирү тәмамлангач та Русиянең яңа президенты Медведев Путинны премьер-министр итеп раславы турында фәрманга да кул куйды.

XS
SM
MD
LG