Accessibility links

Кайнар хәбәр

СССР яңадан модага керәме?


Җиңү парадына эзерлек вакытында, Тополь-М ракетасы, 5 май 2008 ел, Мәскәү
Җиңү парадына эзерлек вакытында, Тополь-М ракетасы, 5 май 2008 ел, Мәскәү

Мәскәүнең Кызыл мәйданыннан соңгы танк моннан 17 ел елек үтсә дә, Русия яңадан үзенең авыр коралларын дөньяга күрсәтергә җыена

II Дөнья Сугышында җиңүгә багышланган хәрби парад гадәттәгечә 9 май көнне үтәчәк. Бу вакыйга Русия Кремльендә хакимият алмашкан вакытка да туры килде. Русия үзенең халыкара сәхнәсендәге дәрәҗәсен үстерү максатында, совет заманы билгеләрен торгыза.
Соңгы 17 елда беренче тапкыр Русия үзенең хәрби парады белән дөньяга илнең хәрби күәтен күрсәтү белән билгеләп үтәчәк. Анда танкалар һәм ракеталар үтәчәк, шулар арасында “Тополь-М” баллистик ракеталары һәм Иранга сатылучы S-300 саклану системалары да булачак. Шулай ук һавада 30лап хәрби боралак һәм очкычлар да йөриячәк икән.
Яңа һәм үстерелгән парад башлангысы яңа гына вазыйфадан киткән Русия президенты Владимир Путиннан килә. 5 майда чыгыш ясаганда ул : “Без бер кемгә дә янамыйбыз, без илебезнең саклана алынуын күрсәтәбез”,- дип әйткән иде.
Тик бу урам җыеннарын Советлар заманына кире кайту дип әйтеп була. Ул вакытларда, миллионнарча Русия кешесе телевизордан илнең хәрби күәтен күрсәткән парадларны карый иде.
Дмитрий Орешкин
Сәясәт белгече Дмитрий Орешкин, парадны зурлап үткәрү Владимир Путинның Советлар заманын кайтару юнәлешендә ясалган адымнарның берсе генә, дип әйтә.
“Ул совет иле турындагы хыялларга юл куя. Бик күп кеше хәрби рухта тәрбия алган. Алар, Көнбатыш Русияне буйсындырырга тели, дип уйлый. Безнең танкалар бик аз дигән хис аларны нык кыерсыта. Нигә шушы кешеләргә танкларны күрсәтмәскә ди? Нигә аларны Кызыл мәйданнан йөртмәскә ди. Шуның белән бу кешеләрнең күңелләре тулыр иде, алар тынычланыр иде”,- ди сәясәт белгече Дмитрий Орешкин.
Бу көннәрдә, күп санлы хәрбиләр, Русиянең иң танылган Кызыл мәйданында парадка эзерлек чараларын оештырды, парадны кабатлау ясады. Русиянең дәүләт телевидениесе канналлары, шушы кабатлауларны туры эфирда курсәтеп торды. Телевизор экраннарын хәрби техника тутырды.
Парадта яңа тегелгән форманы киеп 8 меңләп солдат үтәргә тиеш. Аның тегелешен, рәвешен Владимир Путин үзе раслаган иде, анда империя һәм совет чорлары чагылыш тапкан. Путин СССРның таркалуын, “20нче гасырның иң зур геосәяси һәлакәте” дип атаган иде һәм советлар заманына булган мәхәббәтен яшерми иде.
Президент вазыйфасында булганда ул, Советлар заманының гимнын кайтарды һәм кызыл кумачны Русиянең хәрби байрагы буларак сайлады. 2005 елда ул, Мәскәү хакимиятләренә ЧК кебек куркыныч оешмага нигез салган Феликс Дзержинскийга истәлек билгесен куюны тыймады. Советлар заманының интернеттагы өлеше, SU домены яңадан популяр була башлады, анда теркәлгән сәхифәләр саны ел башыннан 45% артты.
Левада тикшеренүләр үзәгенең белгече Борис Дубин Советлар заманының популярлыгы нык үсте, ди
“Бу юнәлеш Путинның ике мөтдәте вакытында аеруча ныгып китте. Бу ил җитәкчелегенең һәм халыкның да совет үткәнен кабул итүен күрсәтә. Бу Ельцин чорына, хәттә Горбачевның үзгәртеп кору вакытына бөтенләй хас түгел иде”, - ди Борис Дубин.
Белгечләр, Кремль Советлар тарихының иң мәгънәле битләрен торгызып, рухи бушлыкны тутырырга тырыша, дип әйтеп килә. Илнең күәтле булган вакытларын сагыну, гади ватандашларга да хас.

Махакчакалада яшәүче Азирхан Пашаев, үзенең йортында Сталин музейын ачкан. Ул үзенең Сталин белән охшашлык белән горурлана һәм музейга кеше даими килеп тора, ди.
Мәскәү үзәгендә, Арбат урамындагы кибетләрдә совет чоры истәлекләре күп сатыла. Сатучыларның берсе әйткәнчә, чит ил туристларның матур итеп бизәлгән матрешка уенчыклары, Путин расеме бәлән магнитлар, Калашников автоматына охшатып коелган аракы шешәләренә күңелләре була.

Ләкин бары русиялеләр генә борынгы заман бинокльләр, фотоаппаратлар һәм күзлекләрне алырга ярата. 42 яшьлек, истәлекләр җыючы Вадим, совет чоры поездларында кулланылган тимер стакан кысаларын сатып алган, мәсәлән.

Бу чор бик озын булмады. 70 ел гына. Ул вакытта күп нәрсә эшләнде. Чор үтте, ул вакыттагы әйберләр калды. Алар хәзер бик аз калды. Бу чыннан да бик кызык. Ул вакытта минем яшьлегем, балачагым үтте”- ди ул.
Күпләр быелгы 9 май парадын ниндидер сагыну белән караса да, шул ук вакытта, күп кеше Русиянең яңа гына вазыйфадан киткән Президенты Владимир Путинны Русияне Советлар иленә әйләндерүдә гаепли.
Путин шул ук вакытта, 1917 елга кадәрге билгеләрне дә торгызды. Әйтик, патша Николай II һәм аның гаиләсенең сөякләре бик зур танталар белән Питербурда яңадан күмелде. Шулай ук, Владимир Путин, Большевиклар инкыйлабыннан качып киткән, читтә үлгән патшабикә Мария Федеровна һәм генерал Антон Деникин сөякләрен алып кайтып күмүгә дә теләктәшлек күрсәтте.
Левада тикшеренүләр үзәге белгече Борис Дубин
Бу Совет чоры һәм патшалык вакыты билгеләренең, истәлекләренең никахы, файдалы әйбер түгел, ди белгечләр. Левада үзәгеннән Борис Дубин да шундыйлардан
“Бу алай ук зыянсыз әйбер түгел. Бу билгеләр, бу сөйләшүләр, яңаруга каршы сүзләр булып күренә. Ниндидер үзгәртеп коруларның потенциалы, үзгәрешләр теләге, Русиядә бик аз булып кала. Русиянең күпчелек халкы, бер нәрсә дә үзгәрми һәм үзгәрергә тиеш түгеллегенә ышана башлый”, - ди Борис Дубин.
XS
SM
MD
LG