Accessibility links

Татар телен өйрәнү экстремизм галәмәте?


Рамай Юлдашев
Рамай Юлдашев

Мари Иле республикасы тәртип саклаучылары татар телен өйрәнүчеләр экстремистлыкка тартыла ала дип шикләнә


Татар милли хәрәкәтенең вәкиле, “Азатлык” яшьләр берлегенең җитәкчеләрнең берcе Рамай Юлдашев, Мари Иле республикасы башкаласына күчкәч тә, тыныч кына яши алмый. Рамай, татар үзәгендә татар теле курсларын ачып җибәргән. Аның 12 укучысы булган. Ул инде 3 төркемне укытып чыгарган.
Бу эш тәртип саклаучыларга шикле күренгән, алар татар телен өйрәнүчеләр террорчы булырга өйрәнми микән, дип тикшерергә булган. Рамай Юлдашев бу хәл түрында үзе сөйли :
“Курсларга татар бала-чагалар да, олы апалар да йөри. Бик кызыксынып, марилар да йөри. Мин бөтен шәһәргә “Татар теле дәресләренә килегез” дип игъланнар ябыштырып чыктым.
Бер мәлне, республика мәдәниять үзәгенә бер миллиционер килде, безнең җитәкчелек белән сөйләште, биюгә өйрәтүче ханым белән сөйләште, миңа да чират җитте. Якупов исемле өлкән летенант булып чыкты ул. Якупов эфәнде Мари Иле республикасының Эчке эшләр Министрлыгының оешкан җинаятьчелек белән көрәш бүлегендә эшли икән.
Шуннын соң бу, татар теле курсларына кемнәр йөри, нинди максат белән йөри дип сорады, исемлекләрне күрсәтергә кушты, мин - күрсәтмәдем.
Бер атна узгач, мине Министрлыкка чакырттылар. Казандагы Эчке эшләр Министрлыгына, шәһәр һәм район идарәләренә кергән бар.
Монда - башкача, фотога төшерделәр, бөтен мәгълүматларны язып алдылар, аннан соң сөйләшә башладык. Курсларга кемнәр йөри, нинди кешеләр алар дип кызыксындылар. Мин аларның берничәсенең исемнәрен атадым. Имеш, алар татар телен өйрәнә дә, аннан гарәп телен өйрәнә башлый, аннан Көрьән тәгълиматен өйрәнә, аннан соң ваһапчылык һәм экстремистлыкка тартыла ала, дип аңлатты алар.
Курслар эшенә чикләүләр кертмәделәр ансы, дәвам итергә рөхсәт иттеләр. Тәртип саклаучылар, курсларга йөрүчеләр белән дә кисәтү сөйләшүләрен үткәреп алган. Шуңа бәйле рәвештәме, юкмы, курсларга йөрүчеләр дә кимеде”,- дип сөйләде Рамай Юлдашев.
Әлегә Мари Иле Эчке эшләр Министрлыгыннан аңлатмалар алып булмады. “Азатлык” радиосы бу хәлне алга таба да күзәтеп барачак.
XS
SM
MD
LG