Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:28

Британ җанатарлары Русиягә визасыз киләчәк


Дәүләт Думасы Русия президентына илгә чит ил ватандашларының керүен җиңеләйтү хокукын биргән канун кабул итте.

Бу яңа канун беренче чиратта Русиядә үткәрелгән һәм чит илләрдән күп кеше җәлеп иткән зур чараларга кагыла. Моннан соң президент чит ил ватандашлары өчен Русия чиген үткәндә тиешле документларны билгеләү хокукына ия булачак.

Русиянең тышкы эшләр министрлыгы Мәскәүдә үтәчәк футболдагы чемпионнар лигасы уенына килер өчен британ җанатарларына бары тик паспорт, уенга билет һәм миграция картасы кирәк булачак, дип хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG