Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран АКШ Якын Көнчыгышта тынычлыкка каршы, ди


Иранның югары рухый җитәкчесе Аятолла Али Хамени, Гыйрак һәм фәлестин җирләрендә тынычлык урнаштыруга АКШ киртә сала, дип белдерде. Дәүләт телевидение каналында ясаган чыгышында Хамени Американың Фарсы култыгындагы көчләре "куркыныч" тудыра, диде.

Израиль дәүләтенең 60 еллыгы уңаеннан да Хамени, АКШны Израильне яклаганы өчен тәнкыйтләде.
XS
SM
MD
LG