Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Алып батыр бәйрәме узачак


Ләйсән Кариева сәхнә "алыбы", милли көрәш остасы, һәм каһарман рухлы җырлар башкаручы Сәүбән Закир белән. 8 май, 2008.
Ләйсән Кариева сәхнә "алыбы", милли көрәш остасы, һәм каһарман рухлы җырлар башкаручы Сәүбән Закир белән. 8 май, 2008.

Халыкара балаларны яклау көнендә узачак чара чал тарихлы Казансу ярында ясала. Анда балалар өчен онытылган милли спорт төре - ук белән ату ярышы да оештырыла.

Оештыру комитеты вәкиле, тарихчы Ләйсән Кәриева: "Бәйрәмне балаларга милли һәм рухи тәрбия бирү өчен ясыйбыз", - ди. Ул хәбәрчегә оештыру комитеты тарафыннан Казан шәһәре идарәсенә сметалар, документлар юнәлүен дә әйтте.

Алып батыр бәйрәмен ясау, балалар белән аралашканнан соң туган идея. "Безнең "Казан" милли-мәдәни үзәге кыш буе мәктәпләрдә дә тәрбия эшен алып бара. Шунда балаларның грек, башка халыкларның каһарманнарын, геройларын белүен белдек. Ә үзебезнекен бик аз беләләр. Без Алып батырны җирле батыр итеп аларга аңлатырга телибез", - ди Кәриева. Ул шулай ук башка җирле халыкларда да милли батырлар булуын әйтә. Һәм еш кына берүк Алыпны төрле халыкта төрлечә атыйлар икән.

Казандагы бу бәйрәм 1 июнь көнне, Халыкара балаларны яклау көнендә узачак. Чара "Казан" милли-мәдәни үзәге артында, Казансу ярында ясала. Анда онытылган милли спорт төре - ук белән ату ярышы да оештырыла. Шулай ук балалар чын тимер акчаны сугып карап та ярышачак. Моның өчен зур чүкечләр, махсус калыплар да китертеләчәк. Алар музейларда бар икән. "Казан" милли-мәдәни үзәгенә бу эшне оештыруда мәктәпләр, Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗат үзәге дә ярдәм итәчәк.

Әле дә Алып сүзе баһадир, зур гәүдәле кеше, кыю дигәнне аңлата. Ул татар, алтай, казах һәм башка халык әкиятләренә кереп калган. Рафаил Бәдретдинов әйтик татарларга шундый мәҗүси ир-егет исемнәрен дә кулланырга куша. Ул Алпарыслан, Алыпкол, Алыпхуҗа кебекләрне исем итеп тәкъдим итә.

XS
SM
MD
LG