Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 02:56

8 май көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Русиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Айрат Арслановка 80 яшь тулу уңаеннан, юбилей кичәсе узды.

Бу кичәдә республиканың билгеле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, сәнгатькәрләр нәфис сүз остасы һәм радио, телевидение дикторы Айрат Арслановның иҗат юлы турында фикер алыштылар. Радио дөньясы шактый үзгәрде. 7 май – радио көннедә Бауман урамында берьюлы ике татар ҒM радиосының үз тамашачылары белән очрашуы бик кызыклы үтте. Башта “Яңа гасыр” алып баручылары һәм популяр эстрада артистлары Чәй йорты каршында яңгыр астында җыелган студент егет һәм кызлар каршында чыгыш ясады. Ә кичке сәгать алтыдан соң Университет тыкрыгы белән Бауман урамы кисешкән урында “Татар радиосы” үзенең тыңлаучыларын җыйды. Бу радионың игъланнарын ишетеп килүчеләр 5 меңнән артып китте. Якын тирәдәге урам, тыкрык яшьләр белән тулы иде.

Хәзер радиолар күп һәм хәтта алар бер-берсе белән ярышып яши. Менә шул бәйрәм тамашасына килгән бер профессиональ радио хезмәткәре тиз генә кайтып китәргә булды. Монда безнекеләр юк, бары 21 гасыр яшьләре генә, диде ул. Чыннан да, хәзер радио бәйрәмнәрендә радио түгел, ә эстрада җырчылары төп каһарман булып китте. Радио журналистлар һәм дикторлар урынына ди-джейлар килә. Хәбәрләр һәм репортажлар урынына туган көн белән котлаулар яңгырый. Шулай да, туган тел яңгырашын бөтен халыкка җиткерә торган, мәдәни һәм сәяси мөхит тудыручы радио хезмәткәрләре һәм каналлар һаман да бар әле. Пәнҗешәмбе 8 май кичендә Павлюхин урамындагы Филармония бинасында дикторлар, атаклы радио эфир осталары һәм аларның тугъры тыңлаучылары килде. Әгәр дә телевидение аша бу тамашаны күрсәтсәләр, гаҗәеп манзара булыр иде.

Биредә 20 гасыр кешеләре җыелды. Атаклы язучылар, галимнәр, заманында модада булган затлы күлмәкләр, калфаклар кигән чын мәдәни рухлы апалар, гомумән, милләтнең кадерен белүче затлы шәхесләр җыелган иде монда. Киң халыкка еш әйтелә торган сүзләр, җырлана торган җырлар да шул ук 20 гасырдан. Бәлки кемдер бу юбилей кичәсен өлкәннәр концерты, узган заманны сагынучылар очрашуы дияр. Ләкин Бауман урамындагы яшьләр һәм аларның кумирлары үзләренчә кызык булса, Айрат Арсланов юбилеена җыелганнар йөрәкләрне чеметерлек мөхит тудырды. Татар халкының легендар шәхесләре, бөек сәнгать әсәрләре искә алынды бу кичтә. Илһам Шакиров, Равил Шәрәфи, Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиевтан башлап, 90 яше узып киткән Усман Әлмиевка кадәр шушы залда булу чын сүз остасының һәм радио дикторының никадәр хөрмәткә ия булуын күрсәтә. Биредә Айрат Арслановның Башкортостанның татар авылында туып үсүенә тукталып тормыйча, аның бөтен татар дөньясы өчен туган тел эталоны булуына соклану белдерделәр.

Айрат Арсланов сәхнәгә чыгып, сиксән сиксән инде, ул 70, 60, 50 яшьлек юбилей түгел, дигән сүз башлады. Ул чакларны сагынып, искә алырга кала. Әмма барыбер бу безнең тормыш, дип гомер узуы, чордашлар, милләт язмышы турында кыска һәм тәэсирле сүз әйтте. Бу чыгыш нәкъ Арслановча төпле, затлы һәм тирә татар рухлы иде.

Филология фәннәре докторы, Татарстан халык депутаты, күренекле диктор Фоат Галимуллин Айрат Арслановның иҗат юлы турында тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Юбилярның үзе өчен дә, башка дикторлар өчен дә, чын остаз булуын әйтте.

Котларга чыгучылар да, җыр бүләк итүчеләр дә, үзләрен шулай ук әдәпле һәм горур тоттылар. Президент М. Шәймиев карары белән Айрат Арслановны фидакәрь хезмәт өчен дигән медаль белән бүләкләү турында Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова игълан итте һәм юбилярга түш тамга тапшырды. Мәдәният министрлыгы, театр эшлеклеләре берлеге, Г. Камал, М.Җәлил исемендәге театрлар, “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе вәкилләре зур җитәкчеләр һәм билгеле сәнгать эшлеклеләре котлау сүзләре әйтте. Айрат Арсланов утырган сәхнә өстәле берсеннән-берсе матур чәчәкләргә күмелде, ә күпләр чәчәк бәйләмнәрен Айрат аганың тормыш иптәше атаклы диктор Мәрьям Арслановага тапшырды.

Кичәдә башкарылган җырлар да татар классикасының иң затлы үрнәкләре Рафаил Ильясов, Рөстәм Маликов, Резеда Галимова, Владимир Васильев һәм башкалар үзләренең Айрат Арслановлар чоры сәнгатькәрләренә лаек алмаш булуларын күрсәтте. Чын татар теле, чын музыка һәм чын тавыш төпле мәгънә һәм горурлык хисе әле дә бар икән дигән тәэсир калды бу кичәдән. Модалар үзгәреп торыр, ләкин барыбер турыдан-туры эфирда сөйләгән һәм җырлаган сүз, җыр осталары өлге булып сакланыр. Менә шул өлгеләр булмаса, бүгенге тормыш та, киләчәк тә ямьсез һәм мәгънәсез күренер иде. Айрат Арсланов 80 яшендә дә сәхнә түрендә басып тора, күңелгә рух, аңга фикер иңдереп сүзен әйтә.

Тәрҗемәи хәле

Айрат Гәрәй улы Арсланов 1928 елда Башкортстанның Бүздәк районында туган. Шул ук республиканың Балтач районында мәктәпне тәмамлап, Казанга килгән. Казан театр училищесын 1949 елда уңышлы тәмамлаган яшь актер Мәскәүдәге А.Луначарский исемендәге театр сәнгате институтына юл ала. Хезмәт эшчәнлеген артист 1949 елда Татар радио комитетында диктор буларак башлап җибәрә.1956-1960 елларда А.Арсланов Г. Камал театрында драма артисты булып эшли, биредә күп кенә үзенчәлекле образлар тудыра.

1960-1967 елларда А.Арсланов телевидениедә диктор булып та эшләп ала. Ләкин артистлык һөнәре, үзе сайлаган хезмәткә тугрылык аны Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә алып килә. 1991 елда ул биредә халык коллективлары бүлегенә режиссер итеп билгеләнә.

Кырык елдан артык танылган артист татар шагыйрьләре һәм прозаикларының әсәрләрен сәхнә, телевидение һәм радио аша тамашачыга, тыңлаучыга ирештерә. Аларның әсәрләрендәге образлар, персонажлар хисе белән янарга, матурлыкка омтылырга этәрә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: ил халыклары шигъриятен танытуда өлеш керткәне һәм иҗади уңышлары өчен, мәшһүр артист Кызыл Йолдыз орденына лаек була, ике әдәби программасы өчен аңа Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.

XS
SM
MD
LG