Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:41

Европа Берлеге министрлары Грузиягә бара


Европа Берлеге тышкы эшләр министрларының киләсе атна дүшәмбе көнне Грузиягә барулары көтелә. Халыкара җәмәгатьчелек Грузия белән Русия арасында Абхазия мәсәләсендә кискеннәшкән мөнәсәбәтләргә борчылу белдерә.

Узган атнада Европа Берлеге һәм НАТО Русиянең төбәккә өстәмә гаскәр китереп вазгыятьне катлауландыруына борчылу белдерде. Мәскәү моны Грузиядән саклыну өчен эшләгәнен әйтте. Швеция тышкы эшләр министры Карл Билдтның матбугат хезмәте, министрлар төбәккә хәлләрне ачыклар өчен бара, дип хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG