Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израиль 60 еллыгын билгеләп узды


Израиль үзенең дәүләтчелеге оешуга 60 ел тулуны зурлап билгели. Фәләстиннәр исә моны фаҗигале көн дип саный. 1948 елның 14 маенда Израиль үзен бәйсез дәүләт итеп игълан итте.

Шул нисбәттән, 7, 8, 9 май көннәрендә тантаналы чаралар каралган иде. Аерым алганда, хәрби һава көчләренең иң яхшы пилотлары очышлар күрсәтте, шулай ук 16 илдән парашютта сикерүчеләр килде, концерт тамашалыры узды.

Казанда яшәүче яһүд Борис Вайнер Израиль фәнни, техник һәм башка өлкәдә дә шактый үсеш алган ил, ди.

“Бу дәүләт төзү өчен күп көч түгелде. Чөнки күпләр аны булдыруны теләмәде”, ди ул. Аның әйтүенчә, Израильдә ике дәүләт теле.

“Элмә такталар шул ике – иврит һәм гәрәп телләрендә”, - ди Вайнер.

Ә Русиянең Азия бүлеге мөфтие Нәфигулла Аширов бу гәрәпләр өчен фаҗигале көн, ди. Билгеле булганча, БМОның Генераль Ассамблеясы карары нигезендә, бу җирлекне икегә бүлү каралган иде – яһүд һәм гәрәпнекенә. Израиль дәүләт буларак игълан ителгәч үк, күрше гәрәп илләре аңа каршы сугыш башлады. Әмма аларны Израиль тар-мар итте. Шуннан соң 700 меңләп гәрәп куылды яки үзләре качып китәргә мәҗбүр булды. Һәм аларның дәүләте оешмый кала.

“Израиль гәрәпләргә җирнең 5-10% гына калдырды. Калганнарын басып алды. Һәм шул җирләрдән куылган кешеләрне Израиль кире кайтаруга риза түгел”, ди Аширов.

Борис Вайнерның хатыны Наилә Ахунова моннан 10ел элек Израильның 50 еллык тантанасында булган. Ул яһүдләр белән гәрәпләргә һәркемнең үз карашы, ди.

“Яһүд милләте дөньяга бик күп сәләтле кешеләрне бирде. Израиль дә төрле илләр белән төрле мөнәсәбәттә тора. Мисал өчен Иордания, Мисыр белән алар дустанә элемтәдә”, ди Ахунова.

Израильның премьеры Эдхут Ольмерт та бәйрәм чараларында күршеләр белән тынычык мөнәсәбәте урнаштырасы килүен әйтте.

“Бөтен авырлыклар һәм элек булган начар хисләргә карамастан, бу низагъның чишелеше бар. Һәм ул чишелеш ерак түгел дип әйтә алам”, диде ул.

Шушы 60 елда Израиль танымаслык итеп үзгәрде. Аларның халкы ун тапкырга күбәйде. Хәзер анда 9-10 миллионлап кеше яши.
XS
SM
MD
LG