Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:34

Мьянмар зур табигать казасына карамастан референдум үткәрә


Халыкара җәмәгатчелекнең Мьянмардагы көчле давыл китергән зыянны төзәтүгә төп игътибарны бирү өчен илдәге референдумны кичектерергә чакыруына карамастан, Мьянмар хөкүмәте референдумны үткәрәчәк.

Референдум илнең давылдан иң зур зыян күргән өлешләреннән кала барлык урыннарында да үткәреләчәк.

Узган атнадагы көчле давыл дистәләрчә мең кешенең гомерен өзде. Халыкара җәмәгатчелек Мьянмардагы хәрби җитәкчелекнең каза нәтиҗәләренә каршы җитәрлек чара күрмәвен тәнкыйтли. Хөкүмәт читтән ярдам кабул итсә дә, читтән зур ярдам-коткару төркемнәрен илгә кертми.

БМОның азык-төлек идарәсе Мьянмар хөкүмәте тагын 2 ярдам йөген үзенә тартып алды диде. Хөкүмәт инде зыян күргәннәргә таратырга дип җибәрелгән шундый 4 йөкне үзләштерде.

XS
SM
MD
LG