Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда демонстрацияне таратканда 2 кеше үтерелде


Әфган рәсмиләре әйтүенчә, халыкара көчләрне тыныч халыкны үтерүдә гаепләп үткәрелгән урам җыенын тарату өчен полиция демонстрациячеләргә ут ачкан, кимендә 2 кеше һәлак булган.

Вакыйга Әфганстанның көнчыгышындагы Нангарар виләятендә, йөзләрчә демонстрацияче төп юлны ябарга керешкәннән соң булган.

Демонстрациячеләр узган төндә сугышчыларга каршы АКШ җитәкчелегендәге хәрби чарада тыныч халыктан 3 кеше үтерелде дип ризасызлык белдерергә чыккан булган.

Әфган хөкүмәте аларның бу гаепләвен тикшерәчәген белдерде.
XS
SM
MD
LG