Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зимбабведа оппозиция җитәкчесе президент сайлауның икенче турына әзер


Зимбабведа оппозиция җитәкчесе Морган Цвангирай президент сайлауның икенче турында хакимияттәге Роберт Мугабе белән көрәшкә әзер булуын белдерде.

Сайлауның мартта үткән беренче турында Цвангирай беренче булды.

Әмма рәсми саннарга караганда, ул беренче турда ук җиңү өчен зарур булган 50 процент тавышны җыя алмаган.

Бүген ул Көньяк Африкада бу сайлауда бары тик, тавыш бирүнең гадел үткәрелүен тәэмин итү өчен халыкара күзәтүчеләргә һәм журналистларга тулы мөмкинлекләр бирелгән очракта гына катнашачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG